Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова виртуаль дусларының сорауларына җавап биргәндә чит илгә чыгу өчен чит ил паспортын югалтуы турында хәбәр иткән.
«Бу җәйне нишләргә җыенасың, нинди планнар?» – дип сораган булган аннан Амалия исемле кыз.
«Төркиягә очсасым килгән иде, ләкин «загранпаспорт»ымны югалттым. Мөгаен, мине бу җәйдә тыгыз иҗади эшләр көтәдер», – дип күңелсезләнеп җавап биргән Сәйдә.