Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән танышлыгы турында: «Ул «Йә Иләһи» җырына шуды»

news_top_970_100
Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән танышлыгы турында: «Ул «Йә Иләһи» җырына шуды»
Рамил Гали

Сәидә Мөхәммәтҗанова тамашачыларның сорауларына җавап биргән. Аннан: «Сез Камилә Вәлиева белән ничек таныштыгыз?» – дип сораганнар. Ул: «Спорт һәм иҗат ике кешене берләштерде», – дигән. Тагын бер тамашачы: «Камилә Вәлиевага багышланган җыр башкарыр идегезме?» – дигән. Яшь җырчы: «Камилә, күз алдыңа китерә алмыйсың, минем тирәдә күпме композитор синең турында җыр иҗат итәргә тора!» – дигән.

Сәидә «Татар-информ»га Камилә белән танышу тарихын да кыскача сөйләп узды:

– Камилә белән иҗат һәм спорт аша таныштык. Бер көнне аның фан аккаунты мине пост астында билгеләде, анда Камилә гарәп телендә башкарылган «Йә Иләһи» җырына шуды. Бу чыгышны күргәч, бик ошады дип, үзенә дә яздым. Шуннан бирле бераз аралаша башладык.

Һәм 2020 елда без Камилә белән очраштык. Казанда дусларча күңелле, җылы аралашу булды. Белүегезчә, быел да, олимпиададан соң без аның белән күрештек, Казан буйлап сөйләшеп йөрдек. 
Камилә Казанда булганда очрашырга тырышабыз, – диде Сәидә.

«Аңа багышлап җырлар иҗат итә башладылармы?» – дигәнгә исә Сәидә: «Әлегә җавап бирә алмыйм. Җыр чыкса, әйтермен, сөйләрмен, әлегә моның турында язу кирәк түгел», – дип җаваплады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100