Сәйдә абыстай Аппакова: «Күлмәк җирдән сөйрәлерлек булмасын»
Хаҗга баргач алган күлмәкләрен Сәйдә абыстай әле дә яратып кия.
Яшьлек, матурлык, гүзәллек билгесе булып, яз килә. Язга ияреп, хатын-кызларның матурланасы, чибәрләнәсе килгән, кышкы калын киемнәрдән соң җиңел күлмәкләргә күчәсе килә торган вакыт бу. Яз 8 Март – гүзәл затлар көне белән башлана да бит әле. Сөекле ирләре, әтиләр, егетләр чәчәк бәйләме бүләк иткәндә, матурлык алиһәсе хатын-кызлар үзләре дә чәчәк кебек булырга тиеш.
Халкыбызның танылган хөрмәтле абыстае, озак еллар дин сабаклары укыткан мөгаллимә Сәйдә абыстай Аппакова 90 яшен ваклап бара, әмма чын хатын-кыз буларак, ул бүген дә киемнәрен, камзол-күлмәген бик сайлап кия. Һәм аның кием алу, кием сайлау мәсьәләсенә үз карашы.
– Сәйдә абыстай, хәзер мөселман киеменнән йөрүче хатын-кызлар бик күп. Киемнәре дә килешле, сайлап сатып алыр өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Ә элегрәк, халык әле дингә тартыла гына башлаган елларда, мөселманча киенеп йөрүчеләргә караш нинди иде?
– Билгеле инде, ул киемнән эшкә бару дөрес саналмый иде. Бер хәл сөйлим әле. Безнең умарта бар иде. Бервакыт бал котлары бал тутырган берничә рамда «Аллаһы» дип язылган. Шул рамның берсен әтиебез үзебезнең мәчеткә бирде, икенчесен апам белән миңа тоттырып, Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Мөштәригә җибәрде. Миңа бу вакытта 16 яшь. Июль ае, өстебездә тун гына юк, чегән кебек киенгәнбез. Хәзрәт: «Болай киенеп йөрмәгез, хөкүмәт ничек куша – шуны эшлибез. Йөрәгегез моны кабул итми икән, яулык бәйлисегез килә икән, ихтыярыгыз. Яулык урынына шарф хәерлерәк, матур итеп бәйләгез. Бер ягын алга төшерегез, чөнки хатын-кызның күкрәге кешегә беленеп тормаска тиеш», – дип акыл бирде. Безгә аңлатты: «Әгәр дә хөкүмәттән рөхсәт булмаса, бигозергә керәбез (мәҗбүр булабыз). Су агымына агабыз, суга каршы бармыйбыз», – диде.
– Сәйдә абыстай, хатын-кыз – кая барса да хатын-кыз инде ул. Сез үзегез дә – хаҗда булган кеше, анда баргач та, мөгаен, кибет-базарларны күрәсегез килгәндер. Андый җирләрдә йөрү мөмкинлеге булдымы?
– Аннан алып кайткан күлмәкләремне хәзер дә киям әле. Бик яратып алдым аларны. Хаҗдан кайтып китәр көн җиткәч, хатын-кызлар кибетләргә кузгалды. Кеше кергәч, мин дә керәм. Гарәп теле укыткач, хәйран сөйләшәм алар телендә. Бер кибеткә керсәм, матур чигүле күлмәк эленеп тора. «Эх, акчам җитсә, алыр идем мин моны. И Аллаһым, бәхетле кеше алсын моны, саттырма», – димен эчемнән.
Икенче көнне башка кибетләргә бардым. Безнең бергә барган хатыннар үзләренә туры килгән үлчәм эзлиләр. Бер күлмәкне «бракка» чыгардылар. Минем кулда акча күп түгел. Сөйләшәм сатучы халык белән. «Сез Коръән укыйсызмы?» – дип сорыйм. «Без аны яттан беләбез», – диләр. Укый белмиләр икән. Мин боларга Коръәнне укып күрсәттем. Алар күрсәтә тора, мин укый торам. Шуннан шкаф тартмасын тарттылар да, матур күлмәкләр күрсәтәләр, сайла, диләр. «Әнә фәкыйрәтүн», – димен. «Мин – гарәп теле укытучысы, мин фәкыйрь», – димен. 80 долларлыкны 20 долларга бирәләр болар. Ул күлмәкне ничә еллар инде юам-киям, юам-киям. «Иртәгә дә кил», – диләр. «Иртәгә кайтып китәбез», – димен. Хәрефләрне әйтеп тә, язып та күрсәттем. Яртысын татарча, яртысын гарәпчә сөйлим –аңлыйлар. Ул көнне юлдашларым бернәрсәсез кайтты, күлмәк алмаганнар. Мин шушы күлмәгемне киеп чыктым, үлчәме минеке, озынрак кына. Сат безгә, диләр. Алар, сатучы акчасын төшерсен дип, йөз җыерып, «фу» дип киткәннәр икән. Хөрмәт итмәү була бит инде. Ә мин, күргәч, «бигрәк матур» дигән идем.
– Мин алмакчы идем, сатучысы кыйммәт сорады, шуңа, төшсен дип, «бракка» чыгардым мин аны, – ди шушы күлмәккә кызыккан хатын.
– Ә мин аны яраттым, сыйпадым, – дидем.
– Күпмегә алдың?
Башта әйтмәдем. 20 долларга алуымны әйткәч, 80не бирәм, сат кына, ди. 100 не бирсәң дә, сатмыйм, дидем.
Кич җитте, бүлмәдә берәү дә юк, барысы да кибеттә йөри. Икенче көнне китәсе бит инде. Берүзем утырганчы дип, чыгып киттем. Кердем кибеткә, алдагы көнне күреп, күзем төшкән, үзем дога кылган күлмәк эленеп тора. Карап торам да торам. «И Раббым, мәрхәмәтле, чиста күңелле кешегә насыйп булсын», – дип дога кылдым тагын. Китәргә җыенгач, сатучы миңа дәшә: «Кил әле», – ди. Килдем.
– Бир миңа 20 доллар, мин сиңа күлмәкне бирәм, – ди.
– Хәрәм була, юк. Мин Алладан куркам, – дим.
– Мин бит разый булып бирәм, – ди бу. – Ал!
Алдым да сәдака догасын укыдым. Икенчесе, сәдака итеп, бер зур яулык китереп бирде. Аңа да сәдака догасы кылдым.
Без яшәгән җирдә бер якта – 13 кеше. Бүлмәдә караватлар юк, матраслар. Хәзер генә ул матур йортлар, ул чакта алай түгел иде. Ике простыня, берсе аска салырга, берсе – ябынырга. Мендәрләр юк. Шунда йоклыйбыз. Ике бүлмәдә хатын-кызлар, өченчедә – ирләр. Теге күлмәкне тартып чыгардым, матур итеп киендем. Шарфигым бар, арттан бәйләп, брошка белән эләктереп куйдым. Бер карчык килеп ябышмасынмы! «Бу бит минем күлмәк», – ди. Иртәгә алам, дип чыгып киткән, ә мин бүген кердем. «Сал күлмәкне, минеке!» – ди. Менә сиңа абыстай! «Күпмегә алдың?» – ди. Әйтергә куркам. Куркып кына әйттем, сөйләдем инде.
Мин ул күлмәкне төзәтмәдем дә! 1995 елдан шушы көнгә кадәр кидем. Кремльгә барганда аны киям.
– Сөбханалла! Сәйдә абыстай, әңгәмәбез ахырында мөслимәләребезгә күркәм кием сайлауда киңәшләрегез?
– Мөслимәләргә «өч илле бармак» чәч күрсәтергә рөхсәт ителә. Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗаниләрнең хатыннары белән төшкән сурәттә чәч күренә. Минем китапны алсагыз, минем әнинең дә чәч күренә, муен күренә. Ә муен асты – бугаздан ябык. Яулык муеннан ук ябылган икән, тын алу авыр. «Коръән» укыганда аятьләрне Аллаһы Тәгалә шигырь рәвешендә иңдерә, музыка, аһәң, моң белән. «Коръән»не сулыш алмыйча укысак, моңлы итеп укый алмыйбыз. Күлмәк озынлыгына килгәндә, ул җирдән 3-4 бармак калынлыгы югары булырга тиеш. Өстерәлсә, пычрана – күлмәк ару, чиста булырга тиеш. Хаҗга барсагыз да, күлмәк җирдән сөйрәлерлек булмасын.
Анда киемнәр – гел зур үлчәмдәгеләр. Хаҗга барган хатын-кызларның, үз үлчәмем табылмады дип, бер күлмәк тә алмый кайтканнары бар. Алып кайтасың да, үзеңә таманлап кечерәйттерәсең. Киемнәрне исраф итәргә ярамый.