Сәйдә абыстай Аппакова: «Без йөз сумлык белсәк тә, бер тиенлек сөйлибез»
«Абыстай» сүзен кушамат дип, авыр кабул иттем. Ә ул гыйлеме булган кешегә бирелә икән», – ди Cәйдә абыстай.
Сәйдә абыстай Аппакова белән сөйләшеп утыру – үзе бер хикмәт. Тормыштагы һәр күренешне дини яктан да, фәнни яктан да аңлатып бирә, һәр вакыйгага үз карашы бар. «Тәвәккәл таш яра» дигән мәкаль аңа бик дөрес туры килә. Каршындагы киртәләрне тәвәккәллеге белән җиңеп үтеп, гел алга барган, гомер буе укыган, өйрәнгән, гыйлем җыйган һәм шуны башкалар белән бүлешергә ашыккан затлы абыстай ул.
– Без үзебездән эстафетаны, тарихны калдырырга тиешебез. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр әйтә: «Әгәр белгәнеңне кешегә өйрәтмичә, үлеп китсәң, кабер газабының иң авыры булыр», – ди. Шуңа күрә «финишка» барып җиткәндә куркыта бит хәзер, – дип үзе башлады ул әңгәмәбезне дә.
– Сәйдә абыстай, бүген сез – халкыбызның иң танылган, хөрмәтле абыстае. Һөнәри белемегез инженер дип беләм, мәктәптә дә укыткансыз, дини гыйлем бирәсез.
– Россия Мөслимәләр берлегендә дәгъват шурасы, вәгазьчеләр шурасы җитәкчесе булып торам мин. Ул исемнәрне санап тормыйм, үземне «абыстай» дип кенә йөртәм.
Укуга килгәндә, мәктәптә 8 класс тәмамлаганнан соң, кичке мәктәптә 10 класс бетердем, аннан – химия-технология институтын. Ирем белән икебез дә инженерлар, заводта эшлибез, икебез дә институтка барабыз аннан. Бала тугач, институтта административ ял алдым. Консерваны кабы белән алабыз. Ипи юк. 1965 ел. 1 яшьлек баламны киендереп, чанага утыртып, салкында бер буханка ипигә чиратка чыгып китәм. Иртәнге сәгать 4 бу вакытта. Алмасам, көн озынга ипиебез булмый. Шундый авыр заманаларда яшәгәндә дә зарланмадык.
Имтихан бирергә барганда, баланы калдырырга урын юк, аны үзем белән алып барам. Рөхсәт сорап, баланы үзем белән имтиханга алып кердем. Галим укытучы кызыма, рәсем ясасын, дип кәгазь, карандаш бирде.
Минем русчам юк, чөнки 4нче класста укыганда, әни күзсез калып, 1 ел сукыр ятты, әтинең биле авырта иде. Сыер, кышлаган үгез, сарыклар, тавык, башка кош-кортлар бар. Кая анда рус теле уку? Сынауны бирде Аллаһы Тәгалә. Русчам булмагач, шпаргалка төзим.
Алар төрлесе төрле җиргә кыстырылган. Укытучы бер урында утырмый, теге башка да китә, йөри. Бервакыт шпаргалкамны тартып алам, 9 айдан сөйләшергә өйрәнгән кызым кычкыра: «Мамочка, что ты там делаешь, а?» – ди. Хор белән көлешәләр. Галим килде. «Доченька, вынимайте все ваши шпаргалки, положите на стол», – ди. Ачудан, бөтен булганын: тегеннән дә, моннан да тартып чыгардым, өстәлгә өеп куйдым, тау булды. «Боларны кайчан яздыгыз?» – ди. Татар кешесе булып чыкты ул, татарча әйтте бу сүзләрне. «Әнә теге нәмәрсә йоклаганда», – дим. «Кызым, теге нәмәрсә түгел, балам йоклагач, дип әйтергә кирәк», – диде. Менә олы кеше ничек ярдәм иткән.
Карады да, боларны беләсеңме, ди. Мин, аларның һәрберсен беләм, димен. Бер билетны алды да, сөйли башладым. Аңлады белгәнемне. Мин сезгә «4» куйсам ризамы, ди. Миңа «3» тә ярый, димен. Әлеге дә баягы – сөйләшә белмәү. Аңлап сөйләшергә кирәк бит. Бабай көлде дә, миңа «хорошо» язып чыгарды.
Яһүд халкы баласын ничек тәрбияли? Сөйләргә-сөйләшергә өйрәтә. Ә без ничек тәрбиялибез? Өчпочмак-пәрәмәч ашатабыз, киемен киендерәбез, укый-яза белмәсә, башы эшләп җитмәсә, репетитор яллыйбыз, «әтием, әнием, рәхмәт!» дип әйтә белмәсә дә, никахтан соң фатирга акча бирәбез – менә безнең тәрбия. Яһүдләр белә 1 сумлык – сөйли 100 сумлык. Алар сөйли белә. Ә без 100 сумлык белсәк тә, 1 тиенлек сөйлибез.
Заводтан чыккач, мәктәптә диннәр тарихы һәм гарәп теле укыттым. Шул чакта, 1982-1983 еллар булгандыр, гарәп теленә тәрҗемәчеләр әзерли торган курслар ачты хөкүмәт. Анда 370 абыстай барды. Сайлап кына алдылар, 17 кешегә калдык. Алар – Казанда динне алып бара торган берничә нәсел кешеләре, мин дә шулар арасында, һәм мин – иң наданы. Хәрефне таныйм, укый беләм, тел юк. Мин – 1990 елда пенсиягә чыгачак кеше, үземне абыстай булырга әзерлим. Миңа хәрефне дөрес әйтергә кирәк. «Чит илләргә барып, тәрҗемәче буласы кеше түгел мин. Мине абыстайга хәзерләгез, сыздырмагыз», – димен. Хәтерем яхшы, тәвәккәллегем дә бар. Шулай итеп, телне дә өйрәндем.
Шушы 1982 елларда миңа «абыстай» дип эндәшә, Коръән ашларына чакыра башладылар. «Абыстай» сүзен кушамат дип, авыр кабул иттем. Яшь чак бит, мулла хатынына әйтелә торган сүз, дип уйлый идем. Ә ул гыйлеме булган кешегә дә бирелә икән. Мәрҗани мәчетенең мөфтие Габдулла хәзрәт бу исемнең дәрәҗә икәнен аңлатты. «Коръән ашларына абыстай итеп чакыралар, ничек итеп башкарыйм», – дип сорадым. Хәзрәт: «Кызым, син «Әлхәм»нең тәрҗемәсеннән башла», – диде.
Ашка бардым. Өстә – модалы кызыл күлмәк, маңгайда кызыл сатин, әнинең яулыгы, фасон – шулай. Ашка килдем, түр башына утырттылар. 27 кешедән 2 генә кеше яулык бәйләгән: берсе – мин, берсе – тагын бер карчык. Барысының да чәчләре көдрә, күкрәк ачык, өсләрендә кримплен күлмәкләр, җиңнәр кыска. Коръән укыдым, теләкләр теләдем, аш ашадык. «Җәмәгать, хәзер мин сезгә бераз вәгазь сөйләрмен. «Әлхәм»не аңлатудан башлармын, ин шә Аллаһ», – диюемә, бер ханым торып басты да: «Юк инде, абыстай, без синең «Әлхәм»еңнең тәрҗемәсен тыңларга килмәдек. Без туганнарны сагынып килдек. Сөйләшеп утырырга килдек Коръән ашына», – димәсенме! Коръән ашының нәрсә икәнен белмәү була бит инде ул. Шул вакытта башыма: «Я динебез бара, я динебез туктый! Раббым, үрдәгенә каз түләт бу бәндәгә!» – дигән уй килде. «Чәй!» – дигән сүзне күңелемә салды Аллаһы Тәгалә. Тордым да, бу ханымга, минем авызым кибеп китте әле, әйдә, миңа бер чынаяк чәй эчерт әле, дип алып чыктым кухняга. Ишекне яптым да әйттем: «Әгәр мин киткәнче авызыңны ачып берәр сүз әйтсәң, мин сине белермен нишләтергә!» – дидем. Нишләтмәкче булганмын ул хатынны – белмим, әмма йодрыкны селкедем. Чыктык кире. 3 сәгать вәгазь сөйләдем, ник бер авызын ачсын!
Гомерләр үтте. Бервакыт шәлләр салып, яулыклар бәйләп, калфак кигән бер абыстай килеп керде. Мине таныйсыңмы, ди. Күргән йөз, ләкин кем икәнен белмим. «Мин шул-шул хатын, син миңа йодрык күрсәткән идең», – ди. Менә Аллаһы Тәгаләнең «үрдәгенә каз бир» дигәне! «Мин шул вәгазьне тыңладым, аннан мәчеткә йөрдем 3 ел, аннан «Мөхәммәдия»не бетердем, хәзер абыстай булып йөрим. Рәхмәт сиңа!» – дип, күчтәнәчләр китергән. Мин шунда Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп еладым.
Ул йодрыкны министрларга да, хөкүмәт кешеләренә дә хәйран күрсәттем мин. Начар гадәтем бар – ишекне бәреп чыгып китәм. Дөрес түгел ул. Аллаһы Тәгалә: «Ачуланма! Кешегә ачу саклама!» – ди. Аураны чиста тотарга кирәк. Аның өчен әйтергә кирәк: «Я Раббым, мин бу кешене гафу итәм, син дә гафу ит!» – дип. Аллаһы Тәгалә үзе белә нишлисен. Шуңа күрә, ачу килгәндә, «авызга йозак элеп» торыгыз.
Усаллыкны Мурманскига баргач та күрсәтергә туры килде. Анысы – тагын бер тарих.
– Ерак төньяк шәһәрендә нинди эш белән йөргән идегез?
– Мурманскида халыкны гарәпчәгә килгән гарәпләр укыта икән. Шундагы бер ханым Казанга килгән дә, 2 ел 28 хәрефне укыта алмыйбыз, безгә югары белемле, фәнне дә, динне дә белә торган абыстай кирәк, дип мөрәҗәгать иткән. Рәшидә абыстайлар, без инде карт, дигән, Кремльдәгеләр дә беравыздан минем исемне атаганнар. Мин бу вакытта мәктәптә укытам. Каникул вакыты иде, директор рөхсәт бирде.
Килдем Мурманскига. Ишек төбендә 2 кеше тора: «Хатын-кызны кертмибез, үзебез укытабыз», – диләр. Аллаһы Тәгалә күңелемә әйтә, бәр, ди. «Ясин»ның 9нчы аяте. Боларга әйттем: «Сез 2 ел 28 хәреф өйрәтмәгәнсез, мин, Аллага тапшырып, үзем белгәнне өйрәтәм», – дип, икесен ике якка эттем дә, калдылар болар. Усаллыкны шулай күрсәттем, усаллашып кердем.
Бүлмәдә 8 яшьтән 80 яшькә кадәрге 40лап кеше утырган. Мин боларга әйтәм: «Дәресне 7.30 башлыйбыз, төнге 00.30 кадәр. Онытыгыз әлегә хатыннарыгыз, балаларыгызны, шуңа риза булсагыз, бер капчык булка алыгыз, ике мичкә су кирәк, башка берни кирәкми. 9 көндә укытам мин сезне», – дидем. 9 көндә ачка үлмибез. 1 сәгать тә үтмәде, мин сораган әйберләрне алып кайттылар. Мине кертмәгән 2 кешене артка утырттым. Сезне җибәрмим, дәрестә утырасыз, дидем.
Тактага «Бисмилләһир-рәхманир-рәхим» дип язганда, әнинең сүзе искә төште. 5 яшемдә мин әнидән сорыйм: «Әнием, минем укытучы буласым килә, нинди фәнне сайлыйм икән?» Әни кулын юып, сөлгегә сөртте дә, сәке йөзлегенә килеп утырып, дога кылды. «Әнием, ни дип дога кылдың?» – дип сорагач, «Кызым, дөньяда нинди изге фән бар, шуны укытса иде бу балам, диеп дога кылдым», – ди. Ата-ананың догасы кабул була. Тактага язганда: «Бу фәннән дә изгерәк фән бармы бу дөньяда? Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм, миңа алга таба да көч-куәт бир», – дидем.
Шулай итеп, укуны башладык. 2 сәгатьтә 28 хәрефне 4 шәкелдә яздырам, аңлатам; 2нче дәрестә басымны бирәм – басымны дөрес куймасаң, Коръән дөрес укылмый; 3нче дәрестә – контроль эш. Биреме – исемеңне язарга, басым куярга. Шул тәртип белән мин боларга укытам. 9 көндә Коръәнгә керттем боларны, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән. Иртән ашап киләләр, әбәттә булкины су белән эчәбез дә – бетте. Укудан кайтып йокларга 02.30 ятабыз, 7.30 инде шунда булабыз. Аннан соң гарәпләр дә минемчә укыта башлады.
Безнең Болгар бабаларыбыз Әбү Хәнифә мәзһәбе белән укыганнар, галим булганнар. Аллаһы Тәгалә татар милләтен сөеп, хезмәт белән яраткан. Башка милләтләргә караганда без хезмәтне сөябез. Нәтиҗәсен күрәбез. Пәйгамбәребез әйтә: шәһәрләрегезне, авылларыгызны кеше сокланырлык итеп салыгыз, матур итеп киенегез, чисталык – намазның яки гыйлемнең икенче яртысы, ди. Безнең татар милләте шул көйдә.
– Хаҗга бару да насыйп булган сезгә, Сәйдә абыстай.
– Анысы тагын бер хикмәт булды. 1995 елда Хаҗга барырга җыенам – акча җитми. Ирем әйтә, быел бармасаң, бара алмыйсың, әйдә, фатирны сатабыз, ди. Безнең 3 бүлмәле фатир, аны 2 бүлмәлегә алыштырып, калган акчага Хаҗга барырга уйладык. Алучы таптым. Бу кеше миңа кирәк аерманы бирде, әле яңа гына алган 2 бүлмәле фатирлары безгә кала булды. Шуннан бу ир әнисенә әйткән: «Без 3 бүлмәлегә күчәргә булдык». – «Ничек, әле монысын яңа гына алдыгыз бит?» – «Бер карчык Хаҗга бара, 3 бүлмәле фатирын 2 бүлмәгә алышты, фәлән кадәр акчасы җитмәгән булган». – «Әй балам, алыштырсаң, риза-бәхиллегем юк, биргән акчаңны алма, сәдака булсын, дога кылам», – дигән әнисе. Бу кеше килде: «Апа, әни рөхсәт бирмәде, бу акча сәдака булсын», – диде. Соңыннан лотереяда отканнар фатир, беләсезме шуны! «Мин Аллаһ Тәгаләгә шулай ышанам: 1 сум биргәнгә 100 сум итеп кайтара», – диде. Менә Аллаһның рәхмәте!
– Аллаһның рәхмәте дә, хикмәте дә булган бу! Инде әңгәмәбез ахырында, укучыларыбызга тагын нинди киңәш бирәсез, Сәйдә абыстай?
– Хәзерге вакытта 12 университет, 6 академия Коръәннән аятьләрне тикшерә. Шунда язылган: адәм баласы, нинди милләттән булуына карамастан, нур белән туа, ди. Бу нур гәүдәсен камап ала икән, аны без аура дип йөртәбез. Бер инә очы кадәр генә булса да тишек булса, күз тиючән була икән бу бала. Тишекләрне томаларга кирәк, ди. Шуның 2 ысулы бар: берсе – «Бисмиллаһир-рәхманир-рәхим» дияргә кирәк. Йокыдан торганда идәнгә уң аяк белән басарга, сулын күтәреп торырга кирәк. Ярты секунд та җитә аңа, ә тишек томалана. Икенчесе – салкын су белән коенырга. Кая инде безгә салкын су белән коену? Ә бисмилланы әйтергә барыбыз да булдыра.
Берәүгә Аллаһ Тәгалә байлыкны бирә, берәүгә фәкыйрьлекне бирә – гыйбрәт алыр өчен. Адәм баласын тәрбияләгәндә ашату-эчертү белән генә, ягъни тәнен генә түгел, йөрәгебезне, җаныбызны да тәрбияләргә кирәк. Ә җаныбыз нәрсә белән тәрбияләнә? Аллаһ Тәгаләнең кушкан аятьләре белән, Коръән укулар белән, ул кушканнарны үтәү белән тәрбия ала үзенә. Көненә 60-70 тапкыр фикер килә икән кеше башына. Кеше зарланырга ярата. Әмма башка килгән фикерләр арасына начарны кертмәскә тырышырга кирәк. Контрольдә тотарга кирәк. Рухыбыз никадәр көчле булса, йөрәгебез шулкадәр яхшы уйлар гына уйлар. Ни өчен дигәндә, йөрәгебезнең магнит кыры ясарга көче бар икән. Ә уйларыбыз энергиягә әверелә. Башыбызда матур уй булса, шуны тартып алабыз, начар уй булса, начарны тартып алабыз һәм шул тормышыбызда була икән. Әлхәмдүлилләһ шөкер, кибеткә чыксак – икмәкләребез бар, кырдан бәрәңге чүпләмибез, урманга утынга йөрмибез, коедан су алмыйбыз. Булганына канәгать була белергә кирәк.