news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шайба йөрәгенә эләкте». Хоккейчы егет тренировкада һәлак булган

news_top
«Шайба йөрәгенә эләкте». Хоккейчы егет тренировкада һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Петербургның СКА командасында уйнаучы 14 яшьлек хоккейчы тренировка вакытында һәлак булган. Аның йөрәгенә шайба килеп бәрелгән. Бу турыда клубның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Матбугат хезмәте белешмәсе буенча, яшь спортчы гадәти тренировкага килә. Биредә СКА командасының 2008 елда туган уенчылары җыела. Күнегүләрнең берсе вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыга.

«Сакчы бәргәч, шайба уенчының күкрәгенә – йөрәк турысына тиде. Команда табиблары ярдәм күрсәтте, ашыгыч ярдәм чакырылды. Реанимация чаралары уздыруга карамастан, хоккейчыны коткара алмадылар», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар