news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәһәрдән Кече Кирмән авылына күченгән Әскәровлар: «Яшәү урынын үзгәртәсе килде»

news_top
Шәһәрдән Кече Кирмән авылына күченгән Әскәровлар: «Яшәү урынын үзгәртәсе килде»

Үз нигезең, үз бакчаң булу, тәрәзә каршындагы агач ботагына кунып сайраган кошлар тавышы – алар өчен чын бәхет. Быел Мамадыш районының Кече Кирмән авылы тагын бер яшь гаиләгә баеды – Алсу һәм Самат Әскәровлар тормыш итәр өчен нәкъ шушы авылны сайлаганнар. Әлеге тарихны Мамадыш районы басмасы яза.

Язмыш аларны ни өчен нәкъ менә бирегә алып килгән соң? Мөгаен, бу очраклылык кына түгелдер. Саматка 25 яшь, ул үзе Алгай авылы егете. Башлангыч белемне туган авылында алган, аннары Көмеш Күлдә укыган, ә урта мәктәпне Кукмара районының Өскебаш авылында тәмамлаган. Алабуга медицина көллиятендә фельдшер һөнәрен үзләштергәннән соң, бер ел район хастаханәсендә эшләгән.

«Дөресен генә әйткәндә, яшәү урынын үзгәртәсе килде. Ике ел элек, Алсу белән өйләнешкән вакытта, Чаллыда арендага алынган фатирда яшәдек. Әни авылда яши, әмма аның җилкәсендә утырасы килмәде. Уйлаштык та, Мамадыш районы авылларының берсенә күченергә кирәк дигән карарга килдек. Хатыным үзе Мамадышныкы, шәһәр кызы, ләкин бу тәкъдимемне ул аңлап кабул итте», – дип сөйли Самат.

Көннәрдән бер көнне сату-алу сайтында Кече Кирмәндә йорт сатылу турындагы белдерүгә күзе төшә. Ял көннәренең берсендә ул авылга килә, хуҗа кеше белән күрешә һәм шул ук вакытта авыл белән дә таныша. Кече Кирмәннең гүзәллеге, саф һавасы, тынычлыгы – болар барысы да Әскәровларның күңеленә хуш килә.

«Авылның матурлыгы, халкы, яшеллек, саф һава мине бөтенләй әсир итте. Бәясе буенча килештек тә, июнь аенда йортны сатып алдык», – дип дәвам итә гаилә башлыгы.

Әңгәмәгә йортны саткан Раиф Фәрхуллин да кушыла. «Сату турында белдерү кую белән, шалтыратучылар һәм мөрәҗәгать итүчеләр бик күп булды. Нигездә Түбән Кама һәм Чаллыдан чыктылар. Аңлавымча, аларга йорт дача өчен генә кирәк иде. Әмма мин моның белән килешмәдем. Нәселебез нигезе, балачак узган йорт тулы канлы тормыш белән яшәргә тиеш, дип уйладым. Шуңа күрә, шәһәрдән шалтыратучыларга баш тарттым. Ә Саматның ниятләрен белгәч, туганнар белән киңәшләштем дә, һич икеләнмичә ризалаштым», – диде ул.

Бүген Самат Алабуганың махсус икътисади зонасындагы заводларның берсендә эшли. Алсу исә Мамадышта хезмәт куя. Аларның муниципаль программада катнашу мөмкинлеге бар, әмма моның өчен гаиләнең кайсы да булса берсе авыл җирлегендә эшләргә тиеш. Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбәрәкшин аларны өметләндереп тә куйган инде: авыл җирлеге бухгалтеры тиздән 65 яшен тутырып, лаеклы ялга китәргә җыена, ә авыл башлыгы бу урынга Алсуны алырга ниятли.

Димәк, Әскәровларның муниципаль программада катнашу мөмкинлекләре тагын да арта дигән сүз. Авыл җирлегендә йорт сатып алганда 750 мең сум күләмендә акчалата ярдәм каралган. Бу акча гаражы, мунчасы, хуҗалык корылмалары һәм бакчасы булган йортны үзләренчә яңартып, төзекләндереп җибәрү өчен зур терәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар