Якутск шәһәрендә 60 атның «штрафстоянка»да торуы хакында шәһәр мэры Евгений Григорьев Телеграм-каналында яза.
«Бүгенге көндә «штрафстоянкада» алтмыштан артык ат бар. Алар шәһәрдән алып чыгылган. Планеркада атларны тоту һәм асрау өчен чыгымнарны каплау күләмен арттырырга йөкләмә бирдем. Бу – зур эш», – дип яза ул. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Ул ат хуҗаларына хайваннарны шәһәр чикләрендә иреккә чыгару катгый тыелуын искәртте. Чөнки бу – шәһәр халкына куркыныч тудыра, диелә хәбәрдә.