Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәһәр мине җылы каршы алды» – Эльвира Фазлыева күченгән

news_top_970_100
«Шәһәр мине җылы каршы алды» – Эльвира Фазлыева күченгән
Фото: Эльвира Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Аида» псевдонимы белән иҗат итүче җырчы Эльвира Фазлыева Мәскәүгә күченгән. Артистның озак вакытка югалып тору сәбәбе дә шул булган.

«Кайвакыт кайсы тарафка хәрәкәт итүең һәм нәрсә теләвеңне белү өчен паузалар ясау кирәк. Озак вакытка югалуым һәм элемтәгә чыкмавым өчен гафу үтенәм. Мәскәүгә күченү минем өчен бик зур адым булды. Яңа ритмга ияләшү өчен вакыт кирәк иде.

Шәһәр мине җылы каршы алды – ул гаҗәпләндерде, илһам, яңа мөмкинлекләр бирде, шул ук вакытта комфорт зонасыннан чыгарга мәҗбүр итте. Мин хәзер биредә. Күргәннәрем һәм хис-кичерешләрем белән бүлешә башлар вакыт җитте, ахры. Мине көткән һәм минем өчен борчылган һәр кешегә зур рәхмәт», – дип яза Эльвира.

Язылучылары Эльвираны шундый позитив рухта күрүләренә бик шат булуларын язалар. «Елмаерга, шатланырга сәбәпләрегез күп булсын! Мәскәү – яңа этап», «Сез кызыгыз хакына тагын да яхшырак һәм бәхетлерәк итеп яшәргә тиеш», «Сезне шундый бәхетле итеп күрү куандыра! Сез моңа лаек. Кызыгыз сезнең өчен сөенеп ятадыр», – дип язалар алар.

Эльвира Фазлыева берничә ел элек зур кайгы кичергән иде. Аның 4 яшьлек кызы Аида, өстенә агач авып, фаҗигале һәлак булды. Җырчы кызы истәлегенә үзенә «Аида» псевдонимын алды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 май 2025
    Исемсез
    Париж потаскушкасы имиджи бер дэ килешми Эльвирага.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100