Санкт-Петербургның Югары Суздаль күлендә апалы-сеңелле ике кыз батып үлгән. Бу хакта төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
Коткаручылар мәгълүматына караганда, кызлар су коенырга киткән җирдән кире кайтмагач, хатын-кыз ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аңа кадәр кызлар, әниләреннән рөхсәт сорап, «Озерки» метро станциясе янындагы күлгә киткән була.
Коткаручылар кызларны тиз арада эзли башлый, әмма балаларны коткара алмыйлар. «Санкт-Петербургның коткару хезмәте аларның мәетләрен күл төбеннән тапты. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр итә коткаручылар.
Кызларга 11 һәм 14 яшь булган.