Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәрдәге йортка шар яшен кергән: «Бомбага тота башлыйлар дип уйладым»

news_top_970_100
Шәһәрдәге йортка шар яшен кергән: «Бомбага тота башлыйлар дип уйладым»
https://infopro54.ru сайтыннан
Шар яшен йортка кергән (чыккан) урын

Новосибирскиның Двинская урамындагы йортка шар яшен кергән. Бик сирәк була торган куркыныч табигать күренеше турында Infopro54 сайты яза.

Йорт хуҗасы Сергей исемле ир бу хәлнең ничек булганын сөйләгән. Алар үз йортлары белән яши. «Хатын душта, бала үз бүлмәсендә иде. Мин урын җәеп, йокларга җыена идем. Түбәдә ниндидер тавыш ишетелде. Ярты шәһәр ишеткәндер ул тавышны. Аннары минем баш очыннан нидер сызгырып очып узды да бүлмәдәге электр чыбыгына бәрелде. Мин, безне бомбага тота башлаганнар, дип уйладым. Таш, штукатурка коелды. Беренче катта янгын хәбәр иткеч кычкырта башлады. Мин газ котельныена йөгереп керсәм – анда яна башлаган. Көч-хәл белән үрелеп газны өздем, кул пеште», – дип сөйләгән ул.

Хәзер гаилә өенә килгән зыянны исәпли икән. «100 мең тирәсе зыян. Аллага шөкер, барыбыз да исән», – дигән ул.

Шар яшен электр щитогына зыян китергән, лампочкалар янган.

― Минем 7 яшьлек малай курыкты, елый башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Ишегалдындагы овчарка курыккан – аның өстенә кирпеч коелган. Тагын 2 көчек куркуларыннан «күлләвек калдырган», – дигән Сергей.

Сергейнең телефоны янган, газ котелы ватылган, торба тишелгән, морозилка, 2 компьютер янган булып чыккан.

― Яңгырлы көнне бөтен розеткаларны алырга, көнкүреш техникасын чыбыктан алырга кирәк икән. Иң яхшысы – рубильник белән бөтен утны сүндерергә. Тәрәзә, ишекләрне ябарга кирәк. Дөрес, минем очракта ул тәрәзәдән түгел, стенаны тишеп керде һәм 4 рәт кирпечне җимергән. Бүтән андый хәл булмас дип өметләнәм, – дигән ул.

Күптән түгел генә Новосибирск өлкәсендәге Малиновка авылындагы 2 гаилә яши торган йортка шар яшен кергән булган. Игорь Гаврилов сөйли: «Төнге өчтә яшен яшьнәде, безнең йортта аткан тавыш ишетелде, лампочка кабынып алды, һәм аннан читкә якты шар очып китте. Без хатын белән сикереп тордык – пәрдә яна башлады, тәрәзә төбе көйгән. Берни дә янмады. Стеналардан штукатурка коелган. Таңга кадәр күз йоммый чыктык. Иртән тикшереп карасак – бөтен көнкүреш техникасы эшләми. Электр чыбыклары янган икән, техника, бәхеткә, исән калган. Ә күршеләрнең телевизоры янган».

Шар яшен – һавада очып йөргән шар формасындагы табигать күренеше. Аның ничек барлыкка килүен фән аңлата алмый. Шар яшен гадәттә яшенле, давыллы көннәрдә барлыкка килә.

Сергейның йорты:

Сергей фатирына килгән зыян

Фото: © https://infopro54.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100