Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр думасы депутатын сукбай этләр чирүе талаган - видео

news_top_970_100
Шәһәр думасы депутатын сукбай этләр чирүе талаган - видео
видеодан скриншот

Томск шәһәрен урамындагы сукбай этләр шәһәр думасы депутатына һөҗүм иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Видеокүзәтү камерасы кадрларыннан күренгәнчә, ир-ат өйдән чыга һәм урам буйлап бара. Аңа сукбай этләр чирүе һөҗүм итә һәм ир-ат өенә кереп китәргә мәҗбүр була. Ир-ат этләрдән качканда асфальтка егыла, аны этләр куып тота.

«Үз өемнән чыктым, төзелеш яныннан узмакчы идем. Шунда безнең районда ун ел яши торган йонлачлар миңа һөҗүм итәргә уйлады. Алар моңарчы безнең ишегалды себерүчеләр белән йөри иде, абсолют тыныч иделәр», - ди депутат телеграм-каналында.

Депутат сүзләренчә, хайваннарның «картлыктан башлары киткәндер». Ул этләрне тоту хезмәтен чакырган, биредә яшәүчеләргә сак булырга киңәш итә.

Депутат посты янына канлы аягы сурәтләнгән фото һәм видеолар куйган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100