news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сахалинда яшәүче 86 яшьлек Сания апа озак яшәү өчен күнегүләр өйрәтә

«Сахалинга килгән идек, баербыз дип акчага. Без киләсен белмәгәннәр, чәчмәгәннәр бакчага», — дип җырлый Сания апа.

news_top

Сахалин һәм Курил татарларының инстаграмдагы сәхифәсендә 86 яшьлек Сания апа Вәлитова белән таныштырдылар. Сания апа Долинский районындагы Совет авылында яши. Видеода ул Сахалинга 1948 елда күченеп килүен сөйли.

Сания апа биленә, кулларына гимнастика ясап күрсәтә, төрле якка бик актив бөгелә-сыгыла. «Болай итәм», — дип сөйләп бара.

Әлеге зарядка «иң ялкаулар өчен» дип атала икән. Йокыда уянуга шушы күнегүләрне ясарга кирәк, дип сөйли видео авторы.

Аннары Сахалин әбиләре татар җырларын да җырлап күрсәтә.

«Сахалинга килгән идек, баербыз дип акчага. Без киләсен белмәгәннәр, чәчмәгәннәр бакчага», — дип җырлый Сания апа.

Сания апа Татарстан халкына сәламәнәрен дә җиткерә. Әтнә районының Шәкәнәч авылын искә ала. «Безне белгәннәргә, Вәлитовларга сәлам. Шәкәнәч авылында Вәлитовлар бик күп иде. Кемнәр үлгән, кемнәр исән — белмим», — ди ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар