news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сахалинда Яңа ел чыршысы янган, халык бәйрәм итә: "Зыяны юк, Яңа елны каршыладык инде!"

Янгын пиротехника белән сак эш итмәү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

news_top
Сахалинда Яңа ел чыршысы янган, халык бәйрәм итә: "Зыяны юк, Яңа елны каршыладык инде!"

Яңа ел төнендә, төнге сәгать икедә Сахалин өлкәсенең Яңа елның төп чыршысы янган. 

Чыршы Көньяк Сахалинда Ленин мәйданында урнаштырылган була, дип хәбәр итә "Интерфакс". Ясалма чыршының биеклеге 25 м була. 

Чыршыга ут кабуга карамастан, халык бәйрәм итүдән туктамый. Алып баручылар да, "Яңа елны каршыладык!" дип халыкның кәефен күтәрә. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар