Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сахалинда бер гаилә приюттан алган этне ашаган

Журналистлар эт ашаучылар янында булып кайткан.

news_top_970_100
Сахалинда бер гаилә приюттан алган этне ашаган
Ника. ОТВ телекомпаниясе

Көньяк Сахалинда булган хәлне эт асраучылар ярсып кабул итте. Гаилә «Пес и кот» приютыннан эт ала һәм суеп ашый. «Сахалин-Курилы» журналистлары шул гаиләдә булган.

Приют директоры Ирина Савицкая Ника кушаматлы этне яңа гаиләгә бик теләп бирүен әйткән. Гаилә приют белән килешү төзи — эт шәхси йортны сакларга тиеш диләр. Әмма шул ук көнне этне суеп ашыйлар.

«Алар этләрне сайладылар, Ника үзе алар янына йөгереп килде. Алар аны ошатты», — дип сөйләгән Ирина.

Волонтер Екатерина Валюс яңа гаиләгә барып, этне ничек урнаштырганнарын карарга теләгән. Кергәндә үк пешкән ит исен сизеп ала. Ул сакларга тиешле йортның тәрәзәләре дә булмый. Кыз этнең калдыкларын күреп ала.

«Бер өлеше плитәдә иде инде», — дип сөйләгән ул.

Этне ишегалдында тимер күсәк белән бәреп үтергән булалар. Анда аның йоннары кала, шуннан Никаны үтергәннәрен аңлыйлар.

Этне үтергән Галина исемле хатын «эт турында ишеткәнем дә юк» дип әйтә. Алар приюттан мәче дә алган булган, анысы качып котылганмы — әле белмиләр.

Приютта бу хакта полициягә хәбәр итәләр. Галина участковыйга этне ашаганын сөйләгән. Әмма үзен гаепсез дип атаган — имеш, ул үтерүгә каршы булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100