Сахалин татарлары түбәсенә кадәр кар астында күмелеп калган машиналарын күрсәтте
Видео авторы берничә сәгать кар чистартуын сөйли.
Сахалин һәм Курил татарларының инстаграмдагы сәхифәсендә табигый гарасат видеосы чыкты.
Бу көннәрдә төбәктә циклон булды, кар-бураннар котырган иде, биредәге шәһәрләрне кар басты.
Видео авторы машинасын казып алырга килүен сөйли. «Көньяк Сахалин шәһәре. 15 гыйнвар. Машинамны казып алырга килдем», — ди ул.
Кадрларда тулысынча кар күмеп киткән машина күренә, урамнарда зур кар көртләре, тар гына юллар ачылган.
«Тоткынлыктан чыгар өчен трактор көтәбез», — ди ул.
Биредә бар кеше кар көрәргә чыкты. Хәтта коляскада утыра торган инвалид егет тә кулына көрәк алган.