Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саха (Якутия) Республикасы татар җәмгыяте рәисенең гомере кыл өстендә

Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар оешмасында авыр вакыт: оешманың рәисе Миңназыйм Мифтахетдинов кома хәлендә хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Саха (Якутия) Республикасы татар җәмгыяте рәисенең гомере кыл өстендә
Миңназыйм әфәнденең хәлен сорап, аның якын дусты, шулай ук татар оешмасы әгъзасы Игорь Хәлиловка шалтыраттык.

“19 августта Саха Республикасының Россия составына керүенең 385 еллыгына Милли оешмалар арасында республикакүләм ярышлар үткәрелде. Без дә, татарлар, үз командабызны тәкъдим иттек. Ярышлар сәгать 9да башланды, Миңназыйм безнең белән шул вакытта күреште. Сәгать 10да командаларның тезелеп басуы узды, ә 12.40та беренче уен башланырга тиеш иде. Миңназыйм Мифтахетдиновка инде 50 яшь, ул уенда катнаша алмаганлыктан, җанатар буларак кына уенны күзәтергә исәпләде”, - дип сөйләде Игорь Хәлилов.



“Анда кеше үлгән икән”

Бераз вакыт узгач, Миңназыйм әфәнде: “Хәлем бетте әле”, – дип зарланган. “Әйдә, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртабыз, яки үзем сине машинамда хастаханәдә эшләүче хатының яныңа илтәм”, – дигән аңа Игорь.

“Ул хатынына шалтыратып алды да: “Әйдә, алып бар соң тизрәк, миңа шундый начар”, - дип җавап бирде. Хастаханәгә барып җитәрәк кенә: “Минем хәлем яхшырды, яңадан ярышларга кайтыйк, командабыз өчен җан атам”, - дип әйтте. Бара торган юлдан кире борылып, спорт мәйданына юл тоттык. Килеп җиткәч, мин алдан киттем, ә ул минем артта дустыбыз Равил Садриев белән калып, аның белән сөйләшә-сөйләшә атлады. Аннан соң мин киемнәрне алмаштырырга кереп киттем, бу вакытта Миңназыймны күз уңымнан ычкындырдым. 15-20 минут үттеме икән, халык арасында “анда кеше үлгән икән”, дигән сүз чыкты”, - дип тасвирлый ул көнге хәлләрне Игорь Хәлилов.

“Миңназыйм инде аңсыз ята иде”

Табиблар әйтүенчә, Миңназыйм Мифтахетдиновның хәле начарлануның сәбәбе - тромб. “Яшен тизлегендә керү ягына юнәлдем, Миңназыйм инде аңсыз ята иде”, – ди Игорь. Шаһит булучылар Мифтахетдиновны “Туймаада” спорт стадионы баскычлары буйлап менгән вакытта, игътибарсызлыгы аркасында егылып китеп, башын керамогранитка бәрүен күреп ала. Ярдәм итәргә ашыккан кешеләр Миңназыймның йөрәге тибүеннән туктаганын шунда ук чамалый. 40 минут клиник үлем хәлендә була ул.

Бәхеткә, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы тиз арада килеп, тиешле медицина ярдәмен күрсәтә: ясалма сулыш алдырта. Ниһаять, озак та үтми, Миңназыймның пульсы барлыкка килә. Аны Якутиянең Республика хастаханәсенә озаталар.


“Сораулар биргәч тә, күз кыскалап алды”

Хәзерге вакытта Якутиядәге “Туган як” татар оешмасы рәисенең хәле кискен начар дип бәяләнә, гәрчә уңай якка үзгәрешләр булса да. “Төнлә күзләрен ачты, кешеләрне таныды, сораулар биргәч тә, күз кыскалап алды. Әмма ул хәзер ясалма вентиляция астында ята”, – дип аңлатты Игорь Хәлилов.

Миңназыйм Мифтахетдиновның якыннары, дуслары, туганнары, көчләреннән килгәнчә, милләттәшебезгә ярдәм итәргә керешә. Игорь Хәлилов, якташларына мөрәҗәгать итеп, Мәскәүдәге татар оешмасы вәкиле Феликс белән элемтәгә кереп, танылган кардиохирург – Ринат Акчуринга кадәр барып җитә, аннан консультация ала.

“Якын дустымның тереләчәгенә өметемне өзмим, бары тик көтәргә генә кала”, – дип ышана Игорь.

Миңназыйм Мифтахетдиновка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аның хатыны – Флорида Мифтахетдинованың реквизиты: ВТБ24 картасы: 5543861095371140

Миңназыйм Мифтахетдинов чыгышы белән Чуашстанның Шыгырдан авылыннан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100