Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сагыш тулы йорт: тулай торакта гына яшәсәләр, бәлки аерылышмаган да булырлар иде

Безнең күршедә бер гаилә – ир белән хатын яши иде. Алар безнең якларга шәһәрдән, тулай торактагы бүлмәләреннән күченеп кайттылар. Шул тулай торакта бердәнбер кызларын үстергәннәр. Шәһәрдә фатир алу бик кыйбатка төшү сәбәпле, авылдан җир алып, зур йорт төзергә, хуҗалык булдырырга ниятләп кайттылар.

news_top_970_100

Җыелган акчаларының күп өлеше җир, төзелеш материаллары алырга һәм эшчеләргә хезмәт хакы түләргә китеп бетте.

Яңа күршеләр кечкенә сарайчык төзеп, шунда яши башладылар һәм йорт салырга керештеләр. Гадәти генә йорт түгел, ә бик зур коттедж төзи башладылар. «Хәзер сезгә бу йортны тутыру өчен тагын 5 бала табасы була әле», — дип шаярган идем мин ул чакта.

Тик төзелешеш бик күп елларга сузылды... Ул йорт аларның бөтен көчен алды, бөтен җыйган акчаларын шуңа тыктылар. Бер-берсеннән күзләрен дә алмыйча дус яшәгән гаилә талашып бетте. Юкка алар шундый зур йорт сала башладылар… Район җирендәге хезмәт хаклары белән мондый йорт җиткерү бик авыр шул.

Бераздан күрше ире, өен дә төзеп бетермичә, югалды. Без аны акча эшләргә киткәндер дип уйладык, тик ул башка хатынга киткән булып чыкты. Хатыны кечкенә сарайчыкта яшәп калды. Ничә еллар бергә яшәгәч, шулай аерылышты алар.

Әлеге хәлләрдән соң 4 ел узып китте. Күрше хатыны шәһәргә китте, 2 эштә эшли, төзелеш өчен акча җыя. Бер әбидә бүлмә өчен түләп тора. «Йокларга гына кайтам, фатир кирәкми миңа», — ди. Хатын тырыша, өйне төзеп бетерергә тели, тик иренә бернәрсә дә кирәкми инде. Кызы да шәһәрдә төпләнгән, аның үз тормышы. «Җиреңне сат та, шәһәргә кит!» — дип әйтеп карыйм аңа. Авыл җирендә шундый зур йортны алучы булуы да икеле инде... Кышын җылытырга күп кирәк, җәен эшлисе эше күп. Тик аның өйне төзеп бетереп иренә күрсәтү теләге, «менә син булдыра алмадың, ә мин булдырдым», — дип әйтү теләге көчле. Тик монда бер тырышлык белән генә булмый шул. Ялсыз эшләп, авырып үлеп китәргә дә мөмкин.

Алар төзи башлаганда шундый рухланып тотынганнар иде... Шундый сагыш тулы моңсу йортка әйләнер дип кем уйлаган?!

Язмыш эше инде: үзләренең тулай торакларында гына яшәсәләр, бәлки аерылышмаган да булырлар иде. Ире дә хатыны янәшәсендә булыр иде, хатыны шулай иза чикмәс иде. Ә хәзер өй дә юк, ир дә юк…Тормышы да юк, еллар буе шул йорты булсын дип эшли дә эшли... Йорт булган очракта да анда кем генә яшәячәк соң?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100