news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сагынырбыз...» - Алинә Даутованың якын кешесе вафат

news_top

Җырчы Алинә Даутова гаиләсендә югалту – аның бабасы вафат булган.

«Китте безнең кадерле бабаебыз… 90ны сентябрьдә тутырырга тиеш иде! Яше булса да, безгә аны җибәрергә авыр… Ул безне жыеп торучы бер маяк, өйнең кояшы иде. Гел елмаеп торучы, шаян, чиста, мине телевизордан күрсә, әй сөенер иде! Иде….дип әйтәсе генә калды…

Бабай 56 яшендә хатынсыз кала, миңа 2 яшь тулганда әби китеп барган… 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Гөлсинә апа, Гөлнур апа, минем әни Сиринә, Рафис абый, аннан Рәсим абый туа. Бөтенесе дус-тату, гел йөрешеп яшиләр. Җыелышу ноктабыз – бабайның төп йорты.

Бабай бик чиста-пөхтә, акыллы иде. Яшь вакытта бик чибәр булган.Тик ул сөйләшмәде, куллар белән генә аңлаша идек. Сөйләшмәсә дә, ул шундый тәртипле, акыллы балалар тәрбияли алган. Алар бүгенге көнгә кадәр бабайны карап, кайгыртып тордылар. Аллаһка шөкер, нинди бәхет бит ул.

Урының җәннәт түрләрендә булсын, бер гөнаһсыз Рәҗәп бабаебыз. Сагынырбыз», – дип язган Алинә.

Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар