news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сагынулы, үкенечле гомер көзенә икәү атлыйбыз...» – Хәния Фәрхи вафатына 8 ел

news_top
«Сагынулы, үкенечле гомер көзенә икәү атлыйбыз...» – Хәния Фәрхи вафатына 8 ел
Фото: © «Татар-информ»

Кичә, 27 июль көнне, легендар җырчы Хәния Фәрхинең арабыздан киткәненә 8 ел тулды. Тормыш иптәше, балалары, якыннары һәм сәхнәдәш дуслары җырчының каберенә барган. Социаль челтәрләрдә дә Хәния Фәрхине һәм аның җырларын искә алалар. Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина, еллар узса да, бу яраның төзәлмәве, сагынуы тагын да көчәя баруы хакында яза.

«8 ел… 8 сәгать, 8 көн дә үтмәс кебек иде апау-кояшым. Минем әле дә кайнар яшьләрем сине сагынудан тама тора. Инде меңгә телгәләнгән йөрәгем һаман синең юклыкны кабул итмичә, көн-төн өзгәләнә. Озакка киткәнеңне аңлыйм, тик йөрәккә боерык биреп булмый. Аллаһның рәхмәтендә, оҗмах түрләрендә бул күз нурым, апау-бәгърем.

Оныта торган түгел шул, хәзерге хезмәтем дә сиңа бәйләнгән. Без көн-төн бергә, кайчак, үземне югалтып, синең өчен генә яшим кебек. Тәтешлебез үзәгендә, чәчәкләргә күмелеп, һәйкәлен тора. Якыннан да, ерак чакрымнар үтеп тә, сине, җырларыңны сагынып, музееңа килүче газиз тамашачың бик күп. Җанкайларың тыныч, рухларың якты булсын, күз нурым. Син – минем мәңге янган якты йолдызым һәм йөрәгемдә утлы күмер кебек янган әрнүле учагым.

Сагынулы, үкенүле гомер көзенә икәү атлыйбыз, апау-йөрәк парәм. Син күктә очсаң, мин акрын гына җирдән атлыйм. Офыклар кайчан күренер, кояшларым кайчан баер?» – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Фото: © Фирузә Ибәтуллина сәхифәсеннән

«Насыйп булды Хәния апа янына барып килергә. 8 ел синсез, Хәния апа… Кабереңә чәчәкләр куйгач, үзең белән күрешкән сыман булдым. Бик зур рәхмәт сиңа», – дип сөйли җырчының концерт директоры булып эшләгән Раил Нуриев. Раил нәкъ менә 27 июль көнне Хәния Фәрхигә багышлап яздырган «Яңгырдан соң» җырына клип та чыгарган. «Сез гомергә безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар