Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сагынмыйм...» – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова кечкенә чактагы фотосын күрсәткән

news_top_970_100
«Сагынмыйм...» – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова кечкенә чактагы фотосын күрсәткән
"Татар-информ" архивы

«Бәллүр кеше» диагнозы белән күпләргә таныш, йодрык хәтле генә шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәләкәй вакытындагы фотосурәтен күрсәткән һәм «Сагынмыйм» исемле шигыре белән уртаклашкан.

«Сагынмыйм.

Сагынасыңмы нәни чакны?

Юк, җәмәгать, сагынмыйм.

Сызлану тулы тәүлекләр, –

Ничек итеп сагыныйм?

Сагынасыңмы үсмер чакны?

Юк, дусларым, сагынмыйм.

Барлык дуслар күңел ачты, –

Шунымени сагыныйм?

Сагынаммы яшьлегемне?

Ә ул һәрчак йөрәктә.

Бу – балачакның сурәте,

Калсын ул истәлеккә.

Монда мин – уникедә.

Балачакның беткән чагы

Әле дә исләремдә», – дип язган Лилия социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«И-и, шундый чибәр, бөдрәләре», «Кечтеки», «Лилиям!» – дип комментарийлар калдырганнар шагыйрәнең виртуаль дуслары.

Фото: Лилия Сәлахетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100