Татар эстрадасында ныклы адымнарын ясаучы Альберт Вәлиуллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте.
«Сагынасыңмы?» дип исемләнгән яңа җырымны каршы алыгыз. Барлык музыкаль мәйданчыкларда һәм радиоларда тыңларга була. Сагынасыңмы? Мин – әйе», – дип яза җырчы.
Яңа җырның авторлары – Риваль Хисмәтуллин һәм Айгөл Вәлиуллина.
«Сагынасыңмы?» – диеп сорама син,
Сагышлардан йөрәк кайнар ул.
Бер көнем юк сине уйламаган,
Сагынмыйча тормыйм бер минут...»