Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сагынасыңмы дип сорыйлар... (Айдар Солтан)

Агыйделнең пароходы Олы юлга маяк ул. Сагынасыңмы дип сорыйлар Сагынмаган кая ул.

news_top_970_100
Сагынасыңмы дип сорыйлар... (Айдар Солтан)
Салават Камалетдинов

Күрше Хәерниса әби, җыйнак кына гәүдәле, күңелле вакыйгалар сөйләп үз сүзләреннән үзе чын күңелдән кеткелдәп көлә торган сөйкемле карчык еш кына шушы җырны җырлап моңаеп ала иде. Ул вакытта мин бу җырның сүзләрен дә, көен дә аныкы дип уйлый идем.

Кемне сагына икән соң шулкадәр күрше әби? Яше сиксәннең бу ягына чыккан, балалары урнашып беткән, берсе дә сагынырлык җирдә түгел, шушы авылда төпләнгәннәр инде үзләре оныклар тәрбиялиләр. Карты Гаделша бабай да әкрен көйгә кыштырдап йөреп тора. 

Мин бервакыт әбидән кемне сагынуын сорадым. Ул, гадәттәгечә, бераз кеткелдәп көлеп алды һәм җитдиләнеп: «Яшьлегемне, узган гомеремне сагынам, бәбкәм, сагынып үзәгем өзелердәй кешем юк. Картым да Аллага шөкер исән-имин. Бу яшькә кадәр пар канатлы булып яшәү үзе зур бәхет инде ул. Күпләрнең ир канатлары сугыш кырларыннан кайта алмады бит. Мин гомер буе үземне бәхетле санап шөкерана кылып яшәдем», — дип сөйләп китте.

 Мин әбидән яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем. Ул җайлырак утырды да, иркәләнергә уйлап алдына сикереп менгән песиен сыпыра-сыпыра тәмләп сөйли башлады, йөзенә татлы елмаю җәелде.

 — Без яшь чакта хәзерге кебек тансы-мансылар да, төне буе урамда йөрүләр дә юк иде. Кичке уеннан соңарып кайтсаң беттең, әни шунда ук әтигә җиткерә, ә аның талканы коры — чыбыркы белән ярырга да күп сорап тормас. Без апам белән кичке уенга бергә чыгарга бергә кайтырга тиеш. Безнең тормышыбыз әллә ни бай түгел иде, тамагыбыз икмәккә туя иде туюын, сатарлык, акча юнәтерлек булмый иде. Чөнки гаиләбездә кызлар күбрәк, ә хатын-кызга ул вакытта җир бирелми, әйтерсең һава сулап тамак туя безнең. Өстебездә үзебез суккан киндердән тегелгән күлмәк, аякта чабата. Шулай булса да икебез дә авылның иң чибәр кызлары рәтендә, күз салучы егетләр дә аз түгел. Озакламый апама яучы килде һәм ул авылыбызның икенче башына килен булып төште. Мин кичке уенга иптәш кызларым белән чыга башладым. Чая идем, ут идем җыр-бию дигәндә беренчелекне бирмәдем. Бездән берничә йорт аша гына торучы күрше егете Сәгыйть минем тирәдә бөтерелә башлады. Мин үзем дә аны ошата идем, шулай очрашкалап сөйләшә, уенлыкта бергәләп бии торган булдык. Миңа ул вакытта 18 яшь иде. 

Беркөн әти белән әни күрше авылга кунакка киткәч, кичке якта әтинең энесе килеп керде. Ул мине яучыларга килгән булып чыкты. Югары оч Гарифҗанның олы улы Гаделшага икән имеш. Бараммы соң шуңа! Бердән, минем йөргән егетем Сәгыйть бар, икенчедән ул Гаделшаның бер күзе гарибрәк дип ишеттем, дим. Абзый үгетләп карады да, булдыра алмагач, чыгып китте. Аның үзенчә миңа яхшылык эшләве икән. Гарифҗан абзыйлар байлар: ике сыерлары, атлары тагын әллә ниләре бар, чәчүлек җирләре дә күп ди. Мин балда-майда гына йөзәчәкмен имеш. Булмагае, барыбер аныкы буласым юк, дим.

Икенче көнне абзый тагын кичке якта килеп керде. Башта үгетләп карады, аннан соң иңемдәге шәлемне тартып алды да: «Болай гына бармасаң, шәлең артыннан барырсың», — дип чыгып китте. Мин дә җебегәннәрдән түгел аның артыннан ташландым, чөнки шәлем бер генә, ул алып китсә, урамга да чыга алмыйм, кыш уртасы бит. Капка төбенә йөгереп чыксам, мине бөтереп алдылар да толыпка төреп чанага салдылар, атларны куып китеп тә бардылар, ни булганын абайларга өлгерми дә калдым. Һушымны җыйганда мин Гарифҗан абзыйларның өй эчендә идем инде.

Мин сүз әйтергә өлгергәнче Гаделшаны янәшәмә бастырдылар да, безгә никах укытачакларын әйттеләр. Мин аптырап як-ягыма карандым. Гаделшаның әти-әнисе көйләп-җайлап мине калырга, ризалашырга өндиләр, егет үзе каушап калган, ни әйтергә дә белми. Мин игътибар беләнрәк аңа күз төшердем. Чибәр иде егет, сүз дә юк, кара бөдрә чәчләре генә ни тора. Бер күзе чыннан да гарибрәк икән. Безнең кечкенә, фәкыйрь йортыбыздан соң аларның яхшы нарат бүрәнәләрдән салынган йортлары патша сарае булып күренде.

Ул арада кунактан кайтып өлгергән әти-әни дә килеп җиттеләр. Мине алып керүгә, чыгып качмасын дип ишекне эчтән бикләгән булганнар икән, югыйсә тамашалар буласы иде. Әни балта алып ишекне каера, әти исә: «Гарифҗан абзый, җаным, зинһар ач ишекне, җибәрегез баламны, ашап тамагы туймаган, йоклап йокысы туймаган сабый ич әле ул, ничек килен хезмәте итсен?» — дип ялына. Төпчек кызы булгач, ул миңа һәрчак баласытып карый иде.  

Гарифҗан абзый ахырдан дилбегәне минем кулга тапшырды: «Болай күңелсезләнеп булмый инде, Хәерниса нишлисе килсә, шулай эшләсен»,— диде. Мин: «Әти-әни ризалашыгыз, мин кияүгә барып кайткан исеме күтәреп йөрисем килми, калам», — дидем. Әни тузынып кайтып китте, әти ризалашты.

Әни әле озак вакытлар Гаделшаны кияве дип кабул итмичә йөрде.

Сәгыйть туганнан туган энем Габдулла аша аша гел минем хәлне белешеп тора икән. Беркөн әйтә Габдулла миңа:«Сәгыйть бик елый, кайтса, өйләнер идем, кайтсын дип әйтә», — ди. Ул вакытта Гаделшаның никахлы хатыны идем инде. Ачуым килеп әйттем: «Егет кеше авызын күтәреп елап тормас, ярый аңа бармаганмын әле»,—дидем.

Менә шулай яшәп киттек. Өйдә ике каенэне, ике каенсеңле, каенанай белән каенатай, биш ел шулай бергә яшәдек. Аннан соң без Гаделша белән яңа йорт салып чыктык. Бу вакытта инде безнең ике балабыз бар иде. Колхозлашу чоры башлангач, беренчеләрдән булып колхозга кердек. Гаделша алдынгы карашлы кеше, оештыру сәләте дә зур, башта колхоз перите аннан соң авыл советы перите булды.

Шулай яхшы гына яшәдек. Тормыш булгач, тавышланмый тормыйсың бабагызның кул көчен дә татып карарга туры килде. Шулай да ул мине кыерсытмады, кимсетмәде. Сугыш башлану барысын да харап итте. Гаделша да сугышка китте, мин өч бала белән берүзем калдым. Әй ул чактагы авырлыклар, берәүгә дә күрергә язмасын. Бабагыздан ярты ел буе бернинди дә хәбәр булмады. Ул каты яраланып госпитальдә яткан икән. Сугыш бетте ул исән-имин әйләнеп кайтты. Балалар белән безнең ничек шатланганны белсәң!

Сугыштан соң бабагыз мал врачы булып эшләде, мин балалар тәрбияләдем. Ул миңа беркайчан да авыр эш эшләтмәде, мохтаҗлыкта яшәтмәде. Мине бәхетле димичә тагын ни дисең? Ә җырга килгәндә үткән гомер нинди булуга карамастан сагындыра ул. Балалар үстергән, җир җимертеп эшләп йәргән чакларым исемә төшеп сагындыра, моңландыра бәбкәм, дип сүзен тәмамлады әби.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100