«Өч ел узды, улым...» - хәрби операциядә һәлак булган биюче Илнар Хәтмуллинны искә алалар
Моннан 3 ел элек махсус операциядә һәлак булган «Сибай» концерт-театраль берләшмәсе (филармониясенең) артисты, халык биюе ансамбле солисты Илнар Хәтмуллинны әнисе, биюче Лариса Хәтмуллина социаль челтәрләрдә искә ала.
«Синең арабыздан киткәнеңә төгәл өч ел узды, улым… Вакыт уза, ләкин яралар төзәлми. Бары тик йөрәктәге мәңгелек җөй белән яшәргә өйрәнәсең.
Мин әле дә синең тавышыңны, елмаюыңны, кулларыңның җылысын хәтерлим… Бик озакка киткәнсең дә, тиздән әйләнеп кайтырсың сыман.
Минем тормышымда булганың өчен рәхмәт. Син һәрвакыт минем йөрәгемдә булырсың. Син минем хәтердә, сагынам һәм яратам», – дип яза Илнарның әнисе үзенең сәхифәсендә.
Илнар Хәтмуллин профессиональ биючеләр – Лариса һәм Илгиз Хәтмуллиннарның улы. Якыннарының юлын дәвам итеп, Илнар да биюче булып китә.
2022 елның 26 сентябрендә Илнар Хәтмуллин мобилизациягә эләгә, мотоукчылар ротасында хезмәт итә. Илнат махсус операциядә чакта аның улы туа. Шул ук елның җәендә каты яралана. Аның бер аягын ампутациялиләр, кулы, күкрәге, башы җәрәхәтләнә. Туганнары, якыннары аны госпитальләрдән эзләргә керешәләр, ә 30 июньдә Илнарның һәлак булуы ачыклана. Илнарны 10 июль көнне соңгы юлга озаталар.
Талантлы биюченең кабер ташында:
«Биеп кенә киткән иде дә бит,
Кире биеп кенә кайтмадың.
Рухың ашты күккә очар коштай,
Башкорт ире данын сатмадың», – дигән юллар бар.
Фото: © Лариса Хәтмуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән