Шагыйрә Халисә Мөдәррисова: «Гомерләрнең иң шәп чагы 70тән соң башлана!»
17 ноябрь көнне Татарстан Республикасының милли китапханәсендә прозаик, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәррисованың 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучы Раилә Фәхртдинова «Интертат» укучыларына кичәдән репортаж тәкъдим итә.
Әдәби-музыкаль кичә «Уфа вальсы» җыры белән башланып китте. Казан театр уку йорты студентлары Халисә Мөдәррисованың «Минем халкым», «Тукай язы», «Туган җир», «Юлсыз җирдән сукмак ярсаң» кебек искиткеч матур шигырьләрен сөйләде.
Алып баручылар – Илдар Кыямов һәм Резеда Сәләхова сүзне Халисә Мөдәррисованың үзенә бирде, шагыйрәбез кичәне рәсми ачып җибәрде:
– Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, әдәбият, сәнгать, шигырь һәм җыр-моң яратучы дуслар, Казан укучыларым, Казан халкы!
Ул үзенең иҗат җимешләренең берничәсен укып китте. Болар – «Туган телем» , «Үзем турында» , «Биктимер чишмәсе» кебек шигырьләр. «Туган телем» шигыре аерым игътибарга лаек:
«Күпме хикмәт, күпме михнәт,
Күпме моң белгән телем,
Кайгысыннан, шатлыгыннан
Елаган, көлгән телем.
Муллыкны да, юклыкны да
Кичергән, күргән телем,
Авыр чакта бер телемне
Ничәгә бүлгән телем.
Нәнәемнең толымында
Чыңлаган чулпы телем,
Әниемнең яулыгында
Чәчәкле-чуклы телем.
Картатаемның ат җигеп,
Утынга барган телем,
«Кара да гынай урман» җырлап,
Ак буран ярган телем.
Дөньяларның колач җитмәс
Киңлеген кочкан телем,
Тәмен тойган, гыйлем җыйган,
Серләрен ачкан телем,
Сөю килгәч, баштан ашып,
Бәхетем ташкан телем.
Бихисап синең байлыгың,
Асылың, туган телем,
Яуда – яудаш, дуска – җандаш,
Калалар корган телем!
И телем минем, телем!
И назлы да, и җылы да,
И юмарт та син hаман.
Тик ни булды, без маңкортмы,
Әллә чирлеме заман?
Туган телдә сөйләшергә,
Туган телне бүлешергә –
Җаныбыз хәзер саран.
Котылмасак бу хастадан,
Кемнәр – «хан», кемнәр – «яран»!
Ни калыр сезгә, балам?»
Чыннан да, бу шигырь юлларында зур мәгънә ята. Күргәнебезчә, ул телнең матурлыгы, тарихы турында гына түгел, телебезнең бүгенге көнге торышы, киләчәге турында да.
Иң беренче медаль – Халисә Мөдәррисовага!
Юбилей булгач, котлауларсыз булмый, әлбәттә. Тәбрикләүләрне башлап җибәрү өчен, сәхнәгә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов чакырылды. Ул Халисә апаның туган тел, милләт өчен янып-көеп йөргән шәхес булуы турында искәртте, киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар, исәнлек-саулык теләп, министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Уфа ягы поэзиясе турындагы фикерен тамашачылар белән дә бүлеште:
– Минемчә, Уфа ягы поэзиясе үзенчәлекле, ул татар шигъриятендә аерылып тора. Гади, халыкчан һәм зирәк, үткен фикерле шигърият, әлбәттә, безнең өчен бик тансык. Ул татар шигъриятен тагын да баета. Шушы юнәлештә хезмәт куйганыгыз өчен, Сезгә бик зур рәхмәт, Халисә ханым!
Ркаил Зәйдулла шагыйрәгә «Татарстан Язучылар берлегенең әдәбияттагы казанышлары өчен» медален бүләк итте. Мондый медальләр әлегә кадәр беркемгә дә бирелмәгәнлеге, иң беренче булып аны Халисә Мөдәррисовага тапшырылуына бик шат булуын әйтте Язучылар берлеге рәисе.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтовага да, шулай ук, сүз бирелде:
– Мин, Башкарма комитетта эшләүче буларак, шуны әйтә алам: монда бернәрсәгә дә вакыт җитми. Халисә апа гомер буе диярлек хакимияттә эшләп, ничек иҗатка вакыт тапкан, ничек шагыйрәлекне югалтмаганына мин шаккатам. Сезгә, хатын-кызга буларак, мин матурлык телим, тормышның бөтен рәхәтен тоеп, күңел тынычлыгында, яратып, сөелеп-сөенеп яшәргә насыйп булсын, – дигән теләкләрне яудырды Гүзәл Сәгыйтова үзенең якташына.
- Халисә Мөдәррисова, университетны тәмамлаганнан соң, Илеш районында – укытучы, 1981-1985 елларда Башкортстанның Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә – мәктәп мөдире, аннары 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында сәркатиб, 2000 елдан – Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Студентлардан кала, мәктәп укучылары да Халисә апаның шигырьләрен бик рәхәтләнеп, бер сулышта сөйләп чыккан кебек тоелды. 2нче сыйныф укучысы Зифа Сафина «Моңлы карт», Илдар Кыямов белән берлектә «Гомер» шигыре, 6нчы сыйныф укучысы Сөмбел Гибаева «Туган як нинди була» шигыре белән чыгыш ясады.
Бәйрәмгә, Халисә Мөдәррисованы хөрмәтләп, Татарстан һәм Башкортстанның танылган җырчылары да килгән иде. Зөһрә Сәхәбиева, Айгөл Бариева, Фәридә – Алсу дуэты чыгыш ясады. Композитор Мөдәррис Газетдинов, җырчы Айдар Галимов видеокотлау җибәргән иде.
«Йөрәкне уеп, әни язмышын күз алдыма китергән «Балан»
Зөһрә Сәхәбиева Башкортстан, Татарстан халкының хәтереннән беркайчан да җуелмый торган «Балан» җырын башкарды.
Халисә Мөдәррисова бу җырның язылу тарихын сөйләп үтте:
– «Балан» шигыре җыр итеп язылмады. Башкорт дәүләт университетының 2нче курсында укыганда, күрше бүлмәдән кызлар Яңа елны каршы алырга кунакка чакырды. Килеп кердем – чыршы тора, матур итеп бизәлгән. Ул елларда сатып алынган уенчыклар юк, бәләкәй генә шәмнәр белән, кулдан кискәләп, кургаш белән бөтәрләп, төрле кар бөртекләрен ясап, матур итеп үзебезчә бизи идек. Шулар арасында өстәрәк бер тәлгәш баланны күрдем. Бу бит инде декабрь ае. Ә балан сентябрьдә була, аңа шул вакытта кырау төшсә, бал тәме керә. Ә бу чыршыдагы кипкәнрәк балан кинәт кенә йөрәкне уеп, әни язмышын күз алдына китертте. Ана язмышы... Ул – бик тетрәндергеч язмыш. Аны барыбыз да беләбез, – дип сөйләде шагыйрә. Ул бу шигырьне яза, ул студентлар арасында тарала.
– Икенче көнне студент кызлар көндәлекләренә әниләрен сагынып яза башладылар, – дип дәвам итте Халисә ханым. – Аннан, студентлар халкы – бик шук, шаян халык. Зачетны бирә алмасалар, чыгалар да:
«Баланны өзәләр,
Җепләргә төзәләр,
Авыр чаклар бик күп була,
Йөрәкне өзәләр, барыбер түзәләр», –
дип шаярыша башладылар. Шуннан «Түзәргә кирәк, балам», шаяруга әйләнеп калды. Бик озак еллар үткәч кенә, Пермь егете Сәүбән Чуганаев бу шигырьгә көй язды, – дип сөйләде шагыйрә.
Шунысы кызыклы, Халисә Мөдәррисова белән Сәүбән Чуганаевның «Балан» җыры дистә еллар хит булып торса да, алар әлегә кадәр таныш булмаганнар икән. Шагыйрә 2 атна элек кенә социаль челтәр аша танышуларын әйтте, моны дәлилләгән язышуны да күрсәтте.
Шагыйрә әлеге җырны кемнәр башкарганы турында да сөйләде. Беренче тапкыр бу җырны Башкортстанда Фәнүнә Сираҗетдинова, аннан Назифә Кадыйрова, Зөһрә Шәрифуллина җырлый. Соңыннан бу җырны популярлаштырып җибәрүче Зөһрә Сәхәбиева була. Аның башкаруын Халисә Мөдәррисова болай искә алды:
– Мин ул җырны очраклы рәвештә диярлек Башкортстанның бер мәдәният сараенда ишеттем. Мин ул вакытта командировкага ашыгыч кына килеп китәрмен дип уйлаган идем, Дилә апаларга кердем, ул: «Хәйдәр, Зөһрә монда, кич концертка кал», – диде. Миңа кайтырга кирәк булса да, мин кереп, күрешеп чыгарга булдым. Китәргә кирәклегемне әйткәч, Зөһрә миңа залга керергә кушты. Шунда зур һәм буш залга без өчәү: Дилә апа, Хәйдәр, мин кереп утырдык. Зөһрә Сәхәбиева, шулкадәр матур тавышы белән, сәхнәгә чыгып «Балан»ны җырлады. Без шунда шаккаттык – минем андый тавышны, яңгырашны беркайчан ишеткәнем юк иде. Шушы тавышны ишетеп, коридорда җыештырып йөрүче эшчеләр килеп керде, тегендә ут яктыртучылар, монда тавыш режиссерлары башларын тыгып, гаҗәпләнеп тыңладылар. Шунда тамашачы да җыелды. Җыр беткәч, Зөһрә ханымны сырып алдылар, күпләр мактадылар.Үзенең күзендә яшьләр иде. Зөһрә ханымнан соң, бу җырны Хәния Фәрхи үзенең кызы белән җырлады. Һәркем онытылмаслык, үзенчәлекле итеп җырларга тырышты, шундый матур башкарулар булды! – диде ул, барысына да рәхмәтләрен әйтеп.
Гомерлеккә булсын дусларың
Тәбрикләү өчен сүз Халисә Мөдәррисованың якташы, якын дусты, күренекле шагыйрә, язучы Дилә Булгаковага бирелде.
– Халисә белән безнең кайгыбыз да, шатлыгыбыз да бергә булды. Тугры дус ул, чын шагыйрә ул. Минем бүләгем – сезнең һәм безнең моң алиһәсе, минем яраткан җырчым Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Давыллар йөгәнләдем» (Дилә Булгакова сүзләре, Зөһрә Сәхәбиева көе) җыры!
Якташы – Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ да Халисә апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итте. Ул Халисә ханым белән танышу тарихын, аңа багышланган «Бер чакыру» шигырен сөйләп үтте. Аларның 50 елдан артык дус булулары, бер-берсенең юбилейларына килеп котлаулары, шигырьләр, мәкаләләр язышып торуларын искәртте.
– Сез Халисә ханымның һәм Башкортстанда, һәм Татарстанда нинди зур шагыйрә, драматург, прозаик, сөекле бер әдип булып яшәгәнен бик яхшы беләсез, – диде.
Шуннан соң ул Халисә Мөдәррисовага карап:
– Бүгенге матур юбилееңда син үзең ия булган чәчәкләргә кушып, мин шушы фәкыйрь генә букетымны бирәм, – дип, матур чәчәк бәйләмен бүләк итте.
Халисә Мөдәррисованың каләмдәш дусты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова Халисә Мөдәррисовага багышлап язылган «Сәбәп кирәкми» шигырен укыды. Бу шигырьнең тарихы белән дә таныштырды. Халисә Мөдәррисова моннан шактый еллар элек, Илсөяр Иксанованы туган көне белән котлап, аңа «Җидегән» дип аталган шигырь һәм беләзек бүләк иткән була. Шуны истә тотып, Илсөяр Иксанова бу шигырьне иҗат иткән.
Якташым-горурлыгым
Вахит Имамов, Актаныштан булса да, үзен Халисә Мөдәррисованың якташы дип санавын әйтте. Ул шагыйрәнең туган ягы – Нуриман шәһәре тарихы турында сөйләде. Нуриман районының үзәге Кызылъяр, Байгилде, Бикморза һ.б. авылларында яшәүчеләрнең барысы да диярлек Актаныштан күчкән халык икән. 1738-1739 елларда актанышлылар, Җизмыек, Шәбез, Аеш авылыннан китеп, Нуриман районына барып төпләнгәннәр. Кызылъярның мәдәният сараенда Вахит Имамов белән күрешкәч, Халисә Мөдәррисова аларга 8 метрлы шәҗәрәне күрсәткән була. Шунысы сокландыра: ул шәҗәрәдә 1500 кешенең исем-фамилиясе язылган.
– Без шул шәҗәрәгә күз салгач, көтмәгәндә генә Актаныш халкының анда язылганына, Нуриман районын тутырганына шаккаттык. Мин Халисә ханымның бөтен язмышы, иҗаты өчен горурланам, чөнки ул – минем якташ. Рәхмәт сиңа, Халисә! – диде Вахит Имамов.
Башкортстанның, Татарстанның халык, Россиянең атаказанган артисты Илсөяр Газетдинова «Мин – хатын-кыз» шигыре белән чыгыш ясады. Шулай ук, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры Иршат Ишбулла улы Фәйзуллин сәхнәгә чакырылды:
– Халисә апайның шигырьләре моң белән үрелеп, матур җырга әйләнә. Ә инде проза әсәрләре эчтәлекле, уйландыра торган булулары белән билгеле. Безнең театрыбызда «Бәхет хакы» спектакле 11 ел аншлаг белән бара, иң беренче ул 2012 елның май аенда чыккан иде. «Бәхет хакы»нда «Тышта ләйсән яңгыр ява, әйдәгез, тышка чыгыйк» дигән сүзләр бар. Чыннан да, спектакль куелган көнне яңгыр явып үткән иде, – дип искә алды Иршат Фәйзуллин.
Яңгыр ул – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Кем белә бит, бәлки, шушы ләйсән яңгыры әлеге спектакльнең озак еллар куеласын алдан ук күрсәткәндер...
Иршат Фәйзуллин чыгышын мондый сүзләр белән тәмамлады:
– Бәхетле булыр өчен, кемне дә булса бәхетле итәргә кирәк. Бүгенге көндә сез үзегезнең иҗатыгыз, шигырьләрегез, драма әсәрләрегез белән безне, тамашачыларны бәхетле иттегез. Зур рәхмәт! Иҗади уңышлар сезгә!
Халисә Мөдәррисованың күпкырлы шәхес булуын истә тотып, аның «Яр» һәм «Бер башы бит, бер башы» кебек прозаик әсәрләреннән өзекләр дә укылды. Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Илсөяр Газетдинова һәм Башкортстанның халык артисты Светлана Хәкимова «Бәхет хакы» спектакленнән бер өзекне дә тамашачыларга уйнап күрсәтте.
Гомерләрнең иң шәп чагы 70тән соң башлана!
Әдәби музыкаль-кичәне тәмамлау өчен сүз Халисә Мөдәррисовага бирелде. Ул үзен хөрмәтләп, иҗатын яратып килгән барлык тамашачыларына да рәхмәт әйтте. Аеруча зур рәхмәтләрен ул Татарстан һәм Башкортстан Мәдәният министрлыкларына белдерде: «Ике Республиканың да мактау грамотасы миңа бирелде. Карагыз әле, кемгә эләгә ул? Миңа эләгә!» – дип шатланып әйтте шагыйрә. Шулай ук, ул Язучылар союзына, шушы мәдәни залны биргән хуҗаларга, бәйрәмне матур итеп оештыручыларга, барлык чыгыш ясаучыларга зур рәхмәтләрен белдерде.
Халисә Мөдәррисова үзенең 70 яшенә багышлап язылган шигырен дә укып китте. Шуннан бер өзек:
«Бер сүз белән: әле уен,
Дата түгел, ташлама.
Гомерләрнең иң шәп чагы
70тән соң башлана!»
Халисә Мөдәррисова – чын мәгънәсендә искиткеч шәхес. Ул – чын иҗат кешесе дә, хатын-кыз да, дус та. Халисә апа белән танышып, аннан интервью алу да минем өчен зур бәхет иде.
Иҗатым миңа әйтелгән 2 сүздән башланды
– Халисә апа, балачакта сезнең «мин шагыйрә булам» дип уйлаганыгыз булдымы?
– Шагыйрә булырмын дип, һич тә уйламаган идем, мин балачакта укытучы булырга теләдем. Шуннан соң Башкортстан артистларының радиодан матур итеп башкортча шигырьләр укыганнарын ишеттем дә, мин дә, аларга ияреп, шигырьләр яза башладым. Бу 5-6нчы класслар иде. Шуннан шигырьләремне «Пионер» дигән газетага җибәрдем, әлеге шигырьләрем табигать турында иде. Аннан миңа хат килеп төште, анда: «Халисә сеңлем, шигырьләрең бик үк булып бетмәгән әле, ләкин эчендә «йөзем бар», – дип язылган иде. Бу «йөзем бар» дигән сүзләр мине канатландырды, шуннан мин иҗат итә башладым.
– Ир шагыйрьләрне шигырь язуда хатын-кызлар илһамландыра, дип әйтәләр, ә сезне кем яисә нәрсә илһамландыра?
– Шигырь ул – Ходай Тәгаләдән бирелгән хис, күңелең шигырьгә тартканда гына шагыйрь була аласың. Язу техникасын белеп, шигырь языйм әле, дип уйлап кына язып булмый, язса да, ул кеше шагыйрь булмый, шигырьче була. Кемдер сиңа «шигырь яз, шагыйрь буласың» дигән нәрсә ул – юк фәлсәфә.
– Сезнең тормыш иптәшегез – сезгә таяныч та, ярдәмче дә. Сезнең танышу тарихыгыз безгә бик кызыклы. Сез ничегрәк таныштыгыз?
– Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, мине 3 елга Илеш районы Кадер авылына укытучы итеп җибәрделәр. Шунда мин аның белән таныштым. Бигрәкләр дә чибәр иде инде. Кара бөдрә чәчле, матур, үзе баянчы, үзе биюче, үзе Сабантуй көрәшендә 13 ел буе Сабантуй батыры булган кеше ул. Минә шушы егет мине арбады (тәэсир итте). Шуннан безнең тормыш юллары бергә кушылды.
– Ә сезнең балаларыгыз сезнең кебек иҗат кешеләреме яисә башка юнәлеш буенча эшлиләрме?
– Балаларыбыз иҗат кешеләре түгел. Кызыбыз – табибә, ә улыбыз – юрист. Оныкларга килгәндә, кызым элегрәк көйләр яза иде, оныгым бик матур итеп төшерә иде, ләкин хәзер бит яшьләр техника юнәлеше буенча китәләр. Минем 4 оныгым бар: кызымның 2 улы, улымның 2 кызы. Олылары 11-10нчы сыйныфларда укыйлар, ә кечкенә оныкларымның 2се бу елны 1нче сыйныфка укырга керде.
– Сез – бик бәхетле хатын-кыз, әни, нәнәй булудан кала, Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле шагыйрәсе. Сезне республикалар арасында «бу – безнең шагыйрәбез» дип бүлгәләмиләрме?
– Мин Башкортстанның һәм Татарстанның кайсы гына газета-журналына барсам да, миңа «Халисә апа, әсәрләреңне китер, бастырабыз» дип кенә торалар. Шигырьләрне әйбәт язсаң, алар кайда да үтә.
– Бүгенге көндә Нуриман ягында кайсы милләт вәкилләре күбрәк яши? Татарлар «башкортлар» дип язылмыймы?
– Нуриман ягында Яңа Күл, Иске Авыл дигән чын башкорт авыллары, Кызылъяр кебек татар авыллары да бар, анда татарлар, башкортлар, руслар да яши, хәтта мари авыллары да бар. Бездә халык бик ирекле, әйтеп үтелгәнчә, анда Актаныш районыннан күчеп утырган халык яши. Татарлар – «татарлар» дип, башкортлар «башкортлар» дип языла.
– Бүгенге көндә тормышымдагы иң олы максатыма ирештем, дип әйтә аласызмы?
– Максат нәрсә соң ул? Ул бит үрләр аша үрләр ята, максатларыбыз да үзгәрә бара...
– Сез, Башкортстанның һәм Татарстанның танылган шагыйрәсе буларак, яшь шагыйрьләргә нинди киңәшләрегезне бирер идегез?
– Күбрәк укырга. Татар яисә рус әдәбиятын гына түгел, төрлеләрне: татар, башкорт, рус, Көнчыгыш, Көнбатыш классик әсәрләрен укырга киңәш итәр идем. Шушы әдәбиятларны белгәндә генә, шагыйрь профессиональ дәрәҗәдә белемле була. Ә шагыйрь, белгәнегезчә, белемле булырга тиеш.
– Тормышыгызда иң зур үкенечегез нинди?
– Тормышымда үкенечләрем юк, Аллага шөкер, булмасын да. Гомер бит бер генә бирелә, шуны матур итеп яшәргә кирәк, дип уйлыйм.
– Үткәнгә кайтырга рөхсәт бирелсә, бу – тормышыгызның нинди чоры булыр иде?
– Яшьлек инде, төгәл әйтеп булмый, һәрбер яшәү чорының үзенең матурлыгы була. Мисал өчен, туй вакытлары, тәүге тапкыр үзеңнең тормыш иптәшең белән очрашкан вакытлар, бала тапкан чорлар, нәнәй булу да – бик матур вакытлар. Шушы матур мизгелләргә кайтасы килгән чаклар була.
– Халисә апа, сезнең өчен бәхет нәрсә ул?
– Беренчедән, гаилә ныклыгы. Хатын-кыз пәйгамбәр итеп тә, шагыйрә итеп тә яратылмаган. Ходай Тәгалә безне, иң беренче чиратта, ир хатыны итеп, балалар әнисе итеп, гаилә учагын сүндермәүче, аны саклап торучы итеп яраткан. Минемчә, бәхет ул – гаилә.
Әлеге әңгәмәдән Халисә апаның, чын шагыйрә булудан кала, саф күңелле кеше икәне тагын бер кат күренде. Халисә апа Мөдәррисованы тормыш бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар теләп калабыз!