Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Серафима Сафина вафат

news_top_970_100

Шагыйрә Серафима Сафина вафат булган. Кайгылы хәбәрне журналист Илфат Фәйзрахманов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Күңелсез яңалык килеп иреште. Шагыйрә Сафина Серафима дөнья куйды. «Безнең гәҗит» белән бик дус иде. Ураза аенда, җомга көнне китеп барды», – дигән ул. 

Илфат Фәйзрахманов Серафиманың үзенә бик якын булганлыгын, аны күптәннән белүе турында да әйткән. 

  • Серафима Кәниф кызы Сафина 1960 елның 20 маенда Башкортостан Республикасының Калтасы районы Күгәрчен авылында туган. Тормыш юлын КАМАЗда кранчы булып эшләүдән башлый. 1992 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый, укытучы булып эшли, дип яза «Әдипләр.Белем» сайты.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2022
    Исемсез
    Кэниф кыз ничек Ерафима була икэн инде ул?🙈
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100