Казанда яшәүче шагыйрә Резеда Хәсәнова юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булган 18 яшьлек туганы истәлегенә шигырь иҗат иткән.
«2 сентябрь көнне бертуган апамның оныгы Ралинаны – 18 яшьлек баланы җирләдек. Юл һәлакәтенә очрады балакаем. Бик авыр хәлләр. Бу шигырем аңа дога булып барып ирешсә иде.
Ралина балаекаема
Күзләр генә тиде бугай сиңа,
Янып торган бала идең син.
Нигә шундый кыска гомерләрне
Яздың икән, Раббым, нигә соң?
Бик акыллы, сабыр бала идең,
Гел елмаю булды йөзеңдә…
Күңел күген кара болыт сарды –
Ташлап киттең безне мәңгегә.
Йөрәк елый, күңел бәргәләнә,
Тик бер сорау бүген башымда.
Нигә? Нигә алдың, Раббым?
Салдың безне кара кайгыга.
Сабырлык бир, Раббым, әти-әнисенә,
Бала бит ул – бәгырь җимеше.
Чәчәкләргә бөреләнгән чагы иде,
Ата алмады чәчәк бөресен.
Йолдызыбыз сүнде күк йөзендә,
Әй син, язмыш, ниләр эшләдең?
Юатырга бер сүз таба алмыйм,
Сүз юк, тик түз генә, түз син, йөрәгем.
Фәрештәләр, сез кайда идегез соң?
Канатыгыз җәеп торырга.
Язмыш дәфтәренә язылганны
Әмер юк шул сезгә бозарга.
Сабырлык бир, Раббым, калганнарга,
Берни эшләп тә булмый, чара юк.
Язмыш дәфтәренә шулай язылган бит,
Үзгәртергә аны кодрәт юк.
Бер гөнаһсыз сабый булып киттең,
Урыннарың булсын җәннәттә.
Сагынырбыз, юксынырбыз сине,
Яшәрсең син безнең йөрәктә, –
дип яза шагыйрә.