Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Тимергалиева Әнвәр Нургалиев белән биегән

news_top_970_100
Шагыйрә Лилия Тимергалиева Әнвәр Нургалиев белән биегән
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Шагыйрә Лилия Тимергалиева Әнвәр Нургалиевның концертын карап кына калмаган, ә җырчы белән биегән дә. Ул социаль челтәрдә концерттан видео белән уртаклашты.

Видеода күренгәнчә, шагыйрә сәхнә алдына биергә чыккан, аның янына җырчы үзе дә төшкән. Әнвәр Нургалиев бу мизгелдә «Яратам» җырын башкара, шагыйрә дә аңа кушылып җырлый.

«Сезнең концертта булу – зур хыял иде, һәм ул чынга ашты. Ә сезгә кушылып җырлау, бию – минем өчен зур мәртәбә. Рәхмәт сезгә. Болай да булган хөрмәтем артты. Шаккаткыч гадилек, халык җырчысы булуыгызга инандым.

Аллаһ сезгә булышсын, һәрчак күтәренке рухта булыгыз, йөзегездән елмаю сүнмәсен, иҗат уңышлары телим».

Видеоны караучылар шагыйрәгә һәм җырчыга соклануын белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100