Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева шигырь юллары аша мәрхүм улы белән бүгенге хәлләр турында «сөйләшә». Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә йөрәкләрне өтеп ала торган шигыре белән уртаклашты:
Улым, бәгърем! Кичер әниеңне,
Гомереңне саклый алмадым…
Күпме тырышсам да, Алла шаһит,
Үлемнән мин чара тапмадым.
Беләсеңдер, улым, җирдә сугыш:
Төрле катлам кешеләр китә.
Каршы ал син, улым, мәрхүмнәрне,
Син бәхетле, сугыш тик сүздә.
Кичер, улым, әмма бу көннәрне
Күрмәвеңә мин хәтта шат та.
Көт син, җаным, әти-әниеңне,
Очрашырбыз, диям, бер мәлдә.
Үлем көтәм, димим, тик өметем:
Вафат булгач сине күрүдә.
Мин ышанам, күчкәндер шул сиңа
Әтиеңнең күзе төсе дә.
Улым, син бел! Бәхет – мизгел бит ул,
Шуны көтеп яшим мин җирдә.
Дога кылам төнен йокламыйча,
Күңел тынычлыгы – изге Коръәндә.
Күрешербез, улым, булырсың зур –
Пәйгамбәр кебек утыз өч яшьтә.
Буең озын булыр, әтиең күк,
Үрелермен, кочып үбәргә.
Ә хәзергә көт син безне, улым,
Сугыш бетәр дөнья йөзендә.
Синең белән очрашуларны көтеп,
Күз яшьләрем сөртеп яшим лә…
«Искиткеч шигырь юллары», «Җан, йөрәк белән язылган шигырь», – дип комментарий калдырганнар.
Лилия һәм Ришат Тимергалиевларның улы вафат булуы турында язган идек.