
Күренекле татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.
«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын», – диелә хәбәрдә.
Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.
1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам итә. Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә.
Гомеренең 40 елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый. Тәҗрибәле укытучы буларак, аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының «Укытучы-методист» (1978) һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» (1986) дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1996 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Клара Булатова – дистәдән артык шигырь китаплары авторы.
Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган. К.Булатова – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.