Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Гөлүсә Хөсәенова хәрби операциягә озаткан энесе турында: «Көтүләр авыр да соң...»

news_top_970_100
Шагыйрә Гөлүсә Хөсәенова хәрби операциягә озаткан энесе турында: «Көтүләр авыр да соң...»
Гөлүсә Хөсәенова

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан шагыйрә Гөлүсә Хөсәенованың бертуган энесе Илнар Шиһапов махсус операциядән ялга кайтып, авыл мәктәбе укучылары белән очрашкан иде, дип язган идек. Гөлүсә махсус хәрби операциягә энесен озаткан һәм аңа багышлап хат язган. Хатның бер өлешен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган.

– 1 ай Илнарның тавышын ишеткәнем юк. Төшләремә еш керә: әле авылда балачагы белән уйнап йөрим, әле икәүләшеп кокос ашыйбыз, имеш. Хатка әйтер сүзләремне язгач, кара-каршы утырып сөйләшкәндәй булдым. Хәзер аннан хәбәрләр аз, элемтә начар. Матур төшләргә, изге теләкләргә, догаларга өметләнеп көтәбез. Әй, авыр да соң көтүләр, – дип язган ул.

Хатында исә: «Синең турында «Татар-информ» агентлыгында язган иделәр. Синең майордан әнкәйгә рәхмәт хатын җибәрделәр. Күңелгә рәхәт. Апалар хәлеңне сорап тора. Барысыннан да сәлам.

Тартмалардагы тәм-томнар – барыбыздан да. Бик көтәбез сине. Алла бирсә, тизрәк күрешергә язсын. Син молодец! Оптимист! Төшенкелеккә бирелмә. Сине безнең бөтен нәсел саклый. Бик яратабыз сине! Көтәбез! Апаң Гөлүсә», – дип яза ул хатында.

Гөлүсәгә теләктәшлек белдергәннәр: «Исән-сау кайтып, тизрәк күрешүләр насыйп булсын!», «Исәнлектә күрешергә язсын, Раббым», «Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен, Гөлүсә бәбкәм. Илнар исән-сау кайтсын», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100