Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан ире турында: «Бу кешене күрергә, танырга, хөрмәт итәргә тиешләр»

news_top_970_100
Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан ире турында: «Бу кешене күрергә, танырга, хөрмәт итәргә тиешләр»
Фото: социаль челтәр

Шагыйрә, җырчы, Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә иренә булган хөрмәтен социаль челтәрдәге сәхифәсендә белдергән.

«Бу кешене күрергә, танырга, хөрмәт итәргә, ишетергә һәм тыңларга тиешләр, дип саныйм, өлкән буын гына түгел хәтта мәктәп яшендәге балалар, укучылар, студентлар да.

Ул – Татарстанның атказанган артисты, җырчы музыкант, алай гына да түгел, тумыштан күрмәүче булуына карамастан, Татарстаннан 2500 км ераклыкта яшәп һәм бары тик үз җирлегендә генә кулланыла торган Бараба диалектында гына аралашкан егет бүгенге көндә үз максатына тугры калып, Татарстанның башкаласы Казанга килеп, татар һәм рус телен үзлегеннән камил өйрәнеп, баянда, гитарада уйнап, моңлы тавышы белән тамашачының мәхәббәтен яулаган Закир Шаһбан.

Ул чын мәгънәсендә милләткә хезмәт итә. Аның тамашачысы – Рәсәйнең ерак, кеше аягы басмаган татар авылларында яшәүче милләттәшләребездән алып Татарстан авылларындагы өлкән яшьтәге әби-бабайлар һәм абый-апалар, район һәм шәһәрдә яшәүче тамашачылар, дәрәҗәле җитәкчеләр, эшмәкәрләр, абруйлы шәхесләр.

Ул игътибарын аеручы авыл җирлегендә яшәүче, район-шәһәрләргә бару мөмкинлеге булмаган өлкән буынга юнәлдерергә тырыша, шулай ук төрле өлкәләрдә сибелеп гомер итүче милләттәшләребезнең теле, гореф-гадәтләре язмышы да аны борчый.

Якты дөньяны күрүдән тулысы белән мәхрүм булуга карамастан, замана белән бергә атлаучы, интернет челтәрләрен иркен кулланучы, илдә барган яңалыклар белән тулысынча хәбәрдар булган, үзенең тормышын, дөньясын, гаиләсен, үз эшен, үз юлын булдырган, тамашачысын тапкан, горур, шул ук вакытта максатчан, үз характерлы, аягында нык басып торучы Закир Шаһбан күпләргә үрнәк», – дип язган ул тормыш иптәше турында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 март 2025
    Исемсез
    Гөлүсә ,сезгә хөмәтем зур.Ирегез һәм минем яраткан җырчым турында бик матур,дөрес сүзләр,мәгьнәле сүзләр язгансыз.Мондый сүзләрне язырга бөтен ир хатыны да җөрьәт итмәс.Әйе ир -атның бөтен ябәхете,язмышы хатыннары кулында дип әйтә иде минем әби.Сезгә алдагы тормышыгызда сәламәтлек ,тынычлык һәм иҗаат чишмәгезнең яңа үрләргә ургылуын теләп калам сезгә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100