Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Гөлсәрвәрнең авылдашы һәлак булган: «Үксепләр елый-елый яздым шигырьне»

news_top_970_100
Шагыйрә Гөлсәрвәрнең авылдашы һәлак булган: «Үксепләр елый-елый яздым шигырьне»

Шагыйрә Гөлсәрвәр авылдашы – Актаныш районы Уразай авылы егете Айзат Фәйзуллинның якты истәлегенә шигырь язган. «2 декабрьдәге каты бәрелешләрдә Айзат, аягы яраланган көе, тагын бер якташыбыз – Инсаф Әхмәтгалиев белән сугыш кырыннан 6 егетне алып чыгып, госпитальгә озаткан. 17 декабрь төнендә тагын яу кырына керәләр. 25 декабрьгә кадәр булалар. Соңгы көндә Айзатыбыз яралана. Эвакуация өчен караңгы төшкәнне көткәннәр. Караңгы төшәргә 2 сәгать кала Айзат мәңгелеккә китә», – дип аңлатып язды ул безгә.

Фәйзуллин Айзат Вәсим улы 1979 елгы, 4 декабрьдә аңа 44 яшь тулган була. Ул былтыр көз мобилизацияләнгән.

Айзат энемә (Авылдашым Айзат Фәйзуллинның якты истәлегенә)

Ут эчендә йөри бу бала, дип

Телгәләнә иде йөрәгем.

Җанны өтте, үзәкләрне өзеп,

Һәлак булган, дигән хәбәрең…

Яраланган күпме егетләрне

Алып чыгып дәһшәт эченнән,

Айзат энем, күпме гомерләрне

Саклагансың бит син үлемнән.

Ялгыш килеп тигән ядрәләрдән

Синең яшь гомерең өзелгән.

Онытылмаслык булып, ул көннәрдән

Якты эзең кала үзеңнән.

Ачык йөзле, ихлас күңелле дип,

Чын кеше ул, диеп яшәдем…

«Эх, яшәргә тиеш иде!» – диеп,

Ихтыярсыз акты яшьләрем…

Туктап калды кинәт бер моңлы көй,

Тыңлаганда биреп күңелем.

Яшәү белән үлем чикләрендә

Нәкъ шул көйдәй булды гомерең.

(Гөлсәрвәр. 31 декабрь 2023 ел)

«Шундый йөрәккә керердәй шигырь, Айзатның рухы шат булсын. Йөрәк елый, берни эшләп булмый, әрәм була егетләребез», – дип язганнар бу шигырьгә җавап итеп. «Хәбәрне ишеткәннән бирле елый йөрәк. Кичә караңгы төшкәч тә, урамда, Яңа ел дип, әллә ниләр шартлаттылар. Болай да стресстагы йөрәккә тиде алар. «Тегендәге» егетләребезне уйладым, Айзатны. Шул уйларым белән бергә, урамдагы петардалар шартлавы шигырьне язарга этәргеч биргәндер инде. Үксепләр елый-елый яздым шигырьне», – дип язган ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Бик җәл,бик аянычлы хәлләр.Якыннарына сабрлык.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100