news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Гөлинә Шәйхи Резедә Шәрәфиевага биргән соңгы шигырен искә төшерде

news_top
Шагыйрә Гөлинә Шәйхи Резедә Шәрәфиевага биргән соңгы шигырен искә төшерде

Шагыйрә Гөлинә Шәйхи социаль челтәрендә Резедә Шәрәфиева өчен язылган шигырен күрсәтте.

«Бу – махсус Резида апа соравы буенча язылып, соңгы тапкыр (тел әйләнми!) аның тарафыннан үзенең концертында яңгыраган шигырь. Ник шултиклем үзең хакында яздым соң мин аны...» – дип яза Гөлинә.

«Син һаман шул. Үзгәрмисең!» – дисез...

Үзгәрергә һичбер теләк юк.

Үзгәртергә хәтта кулым бармый,

Барыр юлым булса да ялкын-ут.

Үз сукмагым һәрчак үзем ярдым,

Җиңел түгел минем үткәнем.

Үткәннәрсез белә алмас идем

Алда күпме бәхет көткәнен.

Елар чаклар булды... җырладым мин,

Моңым белән күмдем яшемне.

Гайбәт сүзләрдән дә көлдем генә...

Тик ул көлү күпне яшерде.

Күпме серләр җанда сакланыла,

Мин берсен дә җилгә чәчмәдем.

Гайбәт, ялганны да урап уздым,

Беркемгә дә берни дәшмәдем.

Бүген менә сезнең каршыгызда,

Кулларымда – гомер биштәрем.

Шул гомерем җырлап үтеп бара,

Җырсыз калсам беркөн – нишләрмен?!

Күпләрегез, бәлки, янда калыр...

Туганнарым калыр, дусларым.

Сез көләрсез, тик мин ул дуслыкны

Мең мәшакать белән сынадым.

Артист булу җиңел кебек сезгә,

Авырлыгын бары ул белә.

Шул сәхнәгә чыгып басар өчен,

Мең кат үлеп, мең кат терелә.

Язмышларны беркем сайлап алмый,

Барыбыз бер юлдан үтәсе.

Елап туабыз да, җырлап яшәп,

Гомернең йомгагын сүтәсе...

«Син һаман шул. Үзгәрмисең!» – дисез...

Гөлинә Шәйхи

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 июль 2025
    Исемсез
    Биграк оста языллган
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар