Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Гөлбаниз Сәгыйдуллинаның энесе һәлак булган: «Син исән, син әле яшисең...»

news_top_970_100
Шагыйрә Гөлбаниз Сәгыйдуллинаның энесе һәлак булган: «Син исән, син әле яшисең...»

Шагыйрә, популяр җырлар авторы, «Болгар» радиосының милли музыкаль премиясе лауреаты Гөлбаниз Сәгыйдуллина энесе – махсус операциядә һәлак булган Хәйретдинов Илсур Вәзир улын җирләү турында хәбәр итте. Ул 22 февральдә һәлак булган, хушлашу Теләче районы Олы Нырсы авылында узган.

«Күпме генә тырышсам да,

Булышмады берни дә.

Безне калдырып китеп бардың,

Нигә соң, энем, нигә?

Горурлык белән үтәдең

Илгә булган бурычың,

Яу кырында аласыңдыр

Инде соңгы сулышың.

Батырларча һәлак булдың,

Урының булсын җәннәттә!

Син исән, син әле яшисең

Безнең газиз йөрәктә», – дигән юллар язган ул.

Ул энесе истәлегенә ролик та ясаган:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100