Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь-укытучы Исхак Фәйзуллин: «Шагыйрь халык өчен, туган җире өчен борчылырга тиеш»

Исхак Фәйзуллин Тәтеш районы Әтрәч авылында туган. Буш вакытында шигырьләр яза, гармунда уйнап, көйләр иҗат итә. Аның шигырьләрен район гәҗитләрендә көтеп алалар, ә шәхси аккаунтында 900гә якын язылучысы бар. Аның сүзләренчә, дөнья мәшәкатьләренә бәйле, иҗатны кичектереп торырга туры килгән. Ә хәзер – моның өчен иң уңайлы вакыт, ди ул.

news_top_970_100
Шагыйрь-укытучы Исхак Фәйзуллин: «Шагыйрь халык өчен, туган җире өчен борчылырга тиеш»
Ралинә Сәлимова

Исхак абый, үзегез белән таныштырыгыз әле.

1967 елның 10 февралендә Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында Ислам белән Розаның икенче сабыйлары булып туганмын. 2 кыз һәм 5 малай үстек. Мәктәптә 10нчы сыйныфны тәмамлап, Тәтеш техникумына укырга кердем. Аннары мине армиягә алдылар. 1985-1987 елларда Германиядә хезмәт иттем.

Аннан кайткач, читтән торып, Тәтеш техникумында механик белгечлегенә укый башладым, авылда комбайнер булып эшләдем. 27 яшемдә гаилә кордым. Тормыш иптәшем Әлфинур – күрше Болгаер авылыннан. 2 балабыз бар – кызыбыз Илгизә һәм улым Ильяр.

Шул ук елны, читтән торып, пединститутның математика факультетына укырга кердем, ә мәктәптә рус теле, тарих, биология фәннәре укыттым. Шулай туры килде.

9 ел укытканнан соң, Мәскәүгә күченеп китергә туры килде. 14 ел үткәч кенә Казанга кайттык. Миннән шәһәр кешесе ясап булмый ахрысы, дигән нәтиҗәгә килдем. Авыл малае мин. Горурланып әйтәм: ярый әле авылым бар! Үз өебез бар су буенда, бик матур җирдә.

Казанда комендант булып бераз эшләгәннән соң, әти-әни авырып китте. Аларга якынрак булыйм дип, авылга кайттым.

Әти белән әнием – бик яхшы кешеләр. Алар – бөтен авыл халкына рәхмәтле, гел яхшылык теләүче кешеләр. Гадәттә, авырып ятучы кешенең хәлен белергә кермәскә тырышалар. Ә әти кермичә калмый иде. Әнием исә узып барган чегәнне дә чәй эчертмичә җибәрми иде.

Әниебез Роза Фәйзуллина 2 ел элек вафат булды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Дөнья калыр бездән дә,

Хәтерләр кала ул юктан да,

Күңелләр була ул әздән дә.

Авыр сүз әйтешмик, туганнар,

Дөнья бер калачак бездән дә.

Гомернең еллары тиз уза,

Ни калыр без киткәч бизмәндә?

Мал бүлеп яшәмик, туганнар,

Дөнья бер калачак бездән дә.

Сез кирәк шатлыклар бүлгәндә,

Кайгылар үзәкне өзгәндә.

Дус булып яшик без, туганнар,

Дөнья бер калачак бездән дә.

Якты нур, матурлык табыла

Кара төн, яңгырлы көздән дә.

Үчләшмик, яхшылык эзләшик,

Дөнья бит калачак бездән дә.

– Шигырь язуга сәләт миңа әнидән күчкән. Әни бик мәгънәле, матур яза иде. Без урнашып беткәч, пенсия яшендә генә кулына каләм алды. Мин аның шигырьләрен туплау өстендә эшләдем. Миңа теләктәшлек иткән редакция хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Юка гына альманах кебек җыентыклары бар иде, ә чын китабы булмады. Тәтештә «Күңелемдә – тургай тавышы» дип аталган китабын бастыру бәхетенә ирештем.

Әнинең әтисе шулай ук бик җор телле кеше булган. Камал театры артисты Илдус Габдрахманның да (без аның белән туганнан туганнар) бабасы ул. Әти ягы да – иҗади нәсел. Фәйзуллиннар барысы да матур җырлый. Ике нәселдә дә иҗат сөючеләр шактый.

Ничек кабат укытучы һөнәренә кайттыгыз?

Әти авырып ятканда, август ахырында, Алабирде мәктәбе директоры Ваһап Гарифуллин, шалтыратып, эшкә чакырды. Аптырап киттем. Ә эчтән күңелемне мәктәп мохитенә тартканын аңлыйм. Яратам укытучы эшен. Мәскәүдән кайткач та, шушы юнәлештә эш эзләгән идем. Әмма шәһәр мәктәбен үз итә алмадым. Чөнки авыл балалары, авыл мәктәбенә барыбер күнегелгән.

Алабирде мәктәбендә укытуы бик ошый. Коллектив гел бердәм, монда килеп эләгүемә мин бик шат. Хәзер китәсем дә килми. Укучыларын да яратам, алар да мине үз итә. Ул бик сизелә. 

Сезнең «Ярый әле бар әйтерем» дигән китабыгыз бар. Аны кайчан бастырдыгыз?

Мин аны 2020 елда бастырдым. Барлыгы 300 тираж белән чыкты. Биредә 300дән артык шигырем тупланган. «Ярый әле бар әйтерем» китабының исеме – бер шигыремнән алынган сүзләр. Ярый әле кешегә үз сүземне җиткерергә сәләтем бар, дигәнне аңлата. Кемдер көтеп ала бит иҗатымны. Мине хөрмәт иткән аудиториям бар. Алар мине бик илһамландыра. Һәр шигыремне Интернет челтәренә урнаштырып барам. «Исхак Фәйзуллин шигырьләре» дигән төркем булдырдым. Тәнкыйтьне дә, хуплауны да шунда ишетәм. Күп санлы җанатарларым барлыкка килде. Мин аларга бик рәхмәтле. Көч биреп, дәртләндереп торучылар булганда, каләм язудан туктамый ул.

Кереш өлешендә: «Һәр шагыйрь үз милләте өчен борчылырга тиеш», – дип язгансыз. 

Шагыйрь халык өчен, туган җире өчен борчылырга тиеш. Алдан үземне өйдә генә язып утыра торган кеше кебек хис итә идем. «Кагылырга ярамый» дигән темалар бар иде. Әмма ничек инде битараф калып булсын? Эч поша бит. Махсус хәрби операциягә кагылышлы шигырьләр дә язмый булдыра алмыйм...

И, балалар! Буй җиттегез

Афәт килгән вакытта.

Кызлар сөяр яшегездә

Көн күрәсез окопта.

И балалар, ил уллары,

Сездә – бар өметебез.

Ватаныбыз дошманнарын

Тизрәк тар-мар итегез.

И балалар, сезнең өчен

Кылган догаларыбыз.

Исән һәм имин булыгыз –

Шуны тели барыбыз.

И аналар! Күптән инде

Качты йокыларыгыз.

Ил данын яклап йөриләр

Газиз балаларыгыз.

И аналар, бирсен сезгә

Түземлек һәм сабырлык.

Булса, булсын бар сынаулар

Сез күтәрә алырлык.

Сугыш бетсен! Исән кайтсын

Яудагы улларыбыз.

Җирдә тынычлык урнашсын –

Шуны тели барыбыз.

Шул ук темага язылган «Ниләр булып бетәр» дигән шигыремне дә укып китәсем килә. 

Сез тагын нинди темаларга иҗат итәсез?

– Еллар үтү белән тормыш тәҗрибәсе туплыйсың, үзгәрәсең бит, дөньяга караш, кешеләргә мөнәсәбәт үзгәрә. Билгеле, болар барысы да язган әсәрләрдә дә чагылыш таба. Хәзер күбрәк фәлсәфи темаларга өстенлек бирә башладым: тормыш гаме, дөнья яме, яхшы кешеләр турында язарга яратам. Шаян шигырьләр дә язгаладым. Болар – күңел халәте, күңел соравы буенча туган шигырьләр. Язучы, шагыйрь булу теләге уйга да килмәде. Үземнең эчке кичерешләрне чагылдырган, туган авыл, табигать, мәхәббәт турындагы шигырьләрем район газетасында шактый гына басылып чыкты.

Сезне тормышта аеруча нәрсә илһамландыра?

– Хатыным, туганнарым, дусларым, хезмәттәшләрем. Алар һәрвакыт миңа теләктәшлек белдерә. Икенчедән, туган авылым, билгеле. Үзебезнең як табигатен яратып язам. Өченчедән, хәзерге җәмгыять тормышына һич кенә дә битараф кала алмыйм, үз сүземне әйтәсем, фикеремне җиткерәсем килә.

Исхак абый, беренче шигырегезне кайчан яздыгыз?

Мәктәптә укыганда ук бер шигырь язып караганымны беләм. Ике юлы гына исә калган:

«Сыерчык – мин ясап куйган ояны

әйләнеп чыкты очып».

Армиядә хатлар гына яза идем. Ә аннан кайткач, кызлар сөя башлагач, мәхәббәт турында шигырь иҗат иттем.

«Шигырь ничек туа?» дигән сорауга ничек җавап бирер идегез?

Ул бер сүздән дә килеп чыгарга мөмкин. Нәрсәгәдер эч пошканда, ис киткәндә. Әлбәттә, язарга кирәк, дип махсус утырган да бар. Тик бернәрсә дә килеп чыкмый. Ул үзеннән үзе бара. Гомумән шигырьне ярты сәгатьтә дә, бер минут эчендә дә яза алам. Киемнең бер җебе сүтелсә, китә бит әле? Шуның сыман.

Мәсәлән, тешемнән пломба килеп төшкән иде. Аны Тәтештә яматтым. Менә шигырь ничек туа!

Барган идем Тәтешкә,

(Ямаулык кирәк тешкә).

Аллабирса, кире кайтып

Җитәрмен, димен, төшкә.

Барып җитсәм: чират тора

Карточка биргән төштә.

Ә чиратны бозып йөрү

Ярамый монда һич тә.

Бастым инде... Һәр көн саен

Килеп булмый бүлнискә.

Соңгарак калсам калырмын,

Калмасын үкенечкә.

Көтә-көтә аптырадым,

Чиратым җитте төшкә.

Кәгазь алгач, менеп киттем

Теш табибына, өскә.

Ишек төбе – тагын чират,

Шул булыр инде безгә.

Акырмадым, бакырмадым,

Риза булдым көтешкә.

Пес итәргә дә чыкмыйча

Чыдап утырдым көчкә.

Чиратымны көтә-көтә

Кердем зәңгәрсу төскә (дәвамы бар).

 Күбрәк төнлә язасызмы, көндезме?

Ябалакка әйләнеп беттем инде (көлә). Төнге уникеләрсез ятмыйм. Йокларга ятарга әзерләнгәндә күңелгә шигырь килеп төшә дә, тынычлап ятып булмый. Язмасам, икенче көнгә ул онытыла. Кайбер шигырьләрне язып бетереп булмаса, аларны читкәрәк алып куеп, соңрак язып бетерәм.

 «Бар нәрсәдән күңел кайткан чаклар була» дигән шигыремне 2 ел элек Алмаз Мирзаянов ошаткан иде. Шул шигырьгә Айдар Тимербаевка көй дә яздырган. Аннары бер куплет җитеп бетмәгәнен әйтте. «Тагын бер куплет язып бир», – ди миңа.

Яза алмадым, күңелгә килмәде. Менә 1 ай элек кенә язып җибәрдем яңа куплет. Ошаткан. «Быел бу җырны чыгарабыз», – дигән. 2 елдан соң язылып беткән шигырь булды бу!

Тагын кемнәр белән иҗади бәйләнештә торасыз?

Шигырьләрне ошатып, көй язучылар бар. Мәсәлән, Түбән Новгородтан Дамир Фейсханов әнинең һәм минем шигырьләргә күп кенә җырлар иҗат итте, тик, кызганыч, Татарстанда гына ишетелмиләр. Шулай ук Башкортстаннан Альбина Нафикова минем сүзләргә берничә көй язып, сәхнәгә чыгарды. Рәхмәт аңа. Азат Гаталы дигән талант иясе ничәмә-ничә шигыремә көй язып, гитарада башкара. Фәрит Низамиев «Ике ярда – икебез», «Ялгыз ай» җырларын радиоалгычлардан ишеттерә. Җыр өчен язылган шигырьләрем күп, бәлки, тагын кемдер кызыксыныр.

Исхак абый, сез бит үзегез дә гармунда уйныйсыз. 

Яшь вакытта гармун бар иде безнең. Ләкин кечкенә генә өйдә никадәр кеше! Бәлки, кемгәдер комачауламаска да тырышканмындыр. Безне гармунчы диеп булмый инде, тик шулай да, әти дә, биш ир туганым да бүгенге көндә уйныйбыз.

46 яшемә гаиләм гармун бүләк итте. Шуннан кабат уйный башладым. Әмма шәһәр фатирында уйнавы барыбер читенрәк. Минем шигырь дә бар ул темага. Авылда рәхәт, стена шакучы юк. Әле генә остардым уйнарга (көлә).

Аңламыйм күршеләрне

Аңлый алмыйм күршеләрне:

Төн буе йокламыйлар.

Бездәй тыныч кешеләрне

Бернигә чутламыйлар.

Астагылар түшәм кага,

Өстәгеләр торбага.

Мәҗбүр булам дөбер-шатыр

Тавышларын тыңларга.

Бер як күршем ишек шакый,

Икенчесе ыстина.

Ни булган бу күршеләргә?

Сәгать төнге өч тула!

Йоклап ятсам, төшләремне

Бүлгән булырлар иде.

Миндәге диваналыкны

Белгән булырлар иде.

Ничек итеп үч алырга

Җайларын табар идем:

Фатир саен бәреп кереп,

Җаннарын алыр идем!

Күршеләр кыланмышына

Чак кына түзеп торам.

Ярый әле йоклап ятмыйм 

Гармун уйнап утырам.

Киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз?

Киләчәктә тагын китаплар чыгарып, шигырьләремә көйләр язылып, җырларым зур сәхнәләрдә яңгырасын иде.

Рәхмәт сезгә, Исхак абый! Алга таба да зур уңышлар сезгә. Иҗат чишмәгез саекмасын!

Исхак абый Фәйзуллин үзенең язган шигыренә язылган көйне гармунда уйнап күрсәтте. «Армиядән кайткан елларда туган авыл турында берничә шигырь язылды. Безнең авыл янында бик матур «Яршуган» исемле тау бар. Каеннары, ямь-яшел чирәмнәре яз көне бик матур була. Без – шунда уйнап үскән балалар. Читкә кичкәч, авылның шул тавы күз алдына килә», – дип сөйләде ул. 

Яшь чакта, кызлар сөя башлагач язылган көе. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100