news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат

news_top

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат. Бу турыда Берлек сайтында хәбәр ителә.

Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла иде.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар