Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Булат Ибраһим:«Көндәлек буш бәхәсләрдән, ваклыктан саубуллашмыйча да китәсе килә»

news_top_970_100
Шагыйрь Булат Ибраһим:«Көндәлек буш бәхәсләрдән, ваклыктан саубуллашмыйча да китәсе килә»
фото: Салават Камалетдинов

Бер танышым: «Синең АББА рифмасы белән язылган шигырең юкмы?» – дип сораган иде. Хәтердәге язганнарны айкый башладым, булырга тиеш, дим. Экспериментлар папкасында Хәсән Туфанга ияреп язган шигырь кебегрәк бер әйбер булуы хәтергә төште.

Менә хәзер үзем эзлим, үзем уйланам. «Шундый рифма белән язган шигырең юкмы?» Мондыйрак сорауларны миңа соңгы тапкыр бер 12-13 ел элек биргәннәре бар иде. Рәхәт булып китте. Рухланып иҗат иткән чаклар искә төште. Кайсы шагыйрь ничегрәк язган, строфада рифмаларны ничек кулланылуын анализлап, өйрәнеп, укып, мәш килеп йөргән чак. Такташ, Кутуй шигырьләренең ритмын һәм көен отарга тырышу, Рифә Рахман, Фәнзилә Җәүһәрова һ.б. параларында әдәби бәхәсләргә кереп китүләр, «Әллүки»челәр белән җыелып, гөр килеп, язган шигырьләрне анализлау, «Шәрык клубы»на йөрүләр...

Ә хәзер нәрсә? Яңа шигыреңне социаль челтәрләрдәге аккаунтыңа язып саласың да, вәссәлам. Аның рифмасы, ритмы бармы, «абба»мы ул, «баба»мы – барыбер. Утырып фикер алышырга кеше юк. Танышлар арасында йөзләгән язучы-шагыйрьләр бар, чит ил һәм рус әдәбиятын шактый күп укыган, Роберт Миңнуллин һәм тагын берничә шагыйрьне белгән дуслар югыйсә буа буарлык миндә.

Ркаил Зәйдулланың:

«Тукай Гаязга эндәшкән,

Мин соң кемгә эндәшим...» –

дигән шигырь юллары искә төшеп китте.

Кайберәүләр миңа «милләтче» тамгасы такканнар да (һәрбер кеше үз телен, тарихын, мәдәниятен белергә, аны сакларга, үстерергә тырышырга тиеш югыйсә), шуңа үзләре үк шүрләбрәк йөри, артык якынаерга кыймыйлар. Бер төркем бар – кылларыңны тартып, берәр энә очы кадәр генә булса да файда алып булмасмы, дигән уйда йөрүчеләр; кайберләре – сине сәясәткә тартып кертеп, фикерләреңне чүпләп йөрүчеләр. Ә утырып, шигырь турында бәхәсләшергә кеше юк.

Поездда барганда, гомереңдә беренче тапкыр күреп танышкан купедагы сәфәрдәшеңә серләреңне сөйләп җибәрүең күпкә хәерлерәк бугай...

Ә менә көндәлек буш бәхәсләрдән, ваклыклардан саубуллашмыйча да китәсе килә. Хәтта кайчакта шулкадәр уңайсыз булып китә. Әңгәмәдәшләрем өчен түгел, үзем өчен. Шундый кешеләр белән кайчандыр таныш булып, аларны бик бөек дип уйлап йөргәнем өчен...

Бүген, язам дисәң, журналы да, гәҗите дә, интернет сәхифәләре дә бар. Лабораторияләр, конкурслар чиктән ашкан. Грант һәм башка акчалар хисабына оештырылган мең дә бер проект. Әмма, ни кызганыч, алар барысы да ихлас булып бетә алмыйлар, алар «чын» булып өлгерә алмый. Чөнки аларның төп максаты нәтиҗә түгел, ә отчет. Ихласлык булмаган җирдә катнашасы да килми, рәхәтләнеп иҗат та итәсе килми.

«Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле, Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит – «Шүрәле». Теге эксперимент шигырьне таптым мин, ләкин ул АББА рифмасы белән язылган булып чыкмады, АББАА белән язылган булып чыкты.

Булат Ибраһимның шул шигыре:

(Хәсән Туфанга ияреп)


Илдә ниләр бар икән?
Күктән яуган боз тамчылар,
Мәңгелек бер юлаучылар
Кармы әллә, зар микән.
Илдә ниләр бар икән...

Салкыннардан туңгандыр,
Бу дөньяны агартам дип,
Мин тормышны яратам дип,
Инде йөреп туйгандыр.
Юлда карлы тузандыр...

Үтәр диеп көтәдер.
Салкын тигән заманага,
Мәңге бетмәс яраларга
Шифа өмет итәдер.
Җаны гына йөртәдер...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Булат шәп шагыйрь, хәзердән үк шәп, алга таба үсәчәк потенциалы ачык күренә торган Шагыйрь. Күбрәк мактап күз тидерергә дә куркам. Күз генә тимәсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100