Шагыйрь Булат Ибраһим «Россиядә яшәүчеләр – барысы да руслар» дигән фикергә җавап язган
Шагыйрь Булат Ибраһим депутат Петр Толстойның «Россиядә яшәүчеләр – барысы да руслар» дигән фикеренә җавап итеп шигырь язган. Искәртеп үтик, мондый фикерен Петр Толстой туры эфирда әйтте.
Безнең ил – күпмилләтле. Бездә Россия гражданнары бар. Һичшиксез, безнең тугандаш аварлар, чеченнар, татарлар, башкортлар – барысы да руслар. Чөнки алар Россиядә яши! Һәм алар Россиядә тикмәгә генә яшәми, тарихи яктан шулай килеп чыккан. Иван Грозный Казанны аның өчен – хәзер без «россиялеләр» дип әйтә башлар өчен алмаган, – диде депутат телевизион тапшыруда.
Социаль социаль челтәрдә Петр Толстой: «Мы – русские. И не надо подкидывать врагам, называя себя абсолютно пустым словом «россиянин», – дип язды.
Бу сүзләргә Булат Ибраһим җавабы:
БЕЗ – ТАТАР
Ватан дип ватылдык җирдә,
Ватан дип ярылдык без.
Өзелгән өмет эченнән
Яңадан табылдык без.
Безне үлмәс итә җирдә
«Татар» дигән атыбыз.
Гөнаһлы дип кыйсагыз да,
Тәмугтан да кайтырбыз.
Кылычлар кыныда безнең,
Җәйләүдә атларыбыз.
Бабайлардан килгән нәзер –
Күңелдә антларыбыз.
Кылларыбыз нык әлегә,
Үсә кыз-улларыбыз.
Без – татар!
Безнең милләттән
Алыгыз кулларыгыз!