Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Әнгам Атнабаевның якын туганы махсус операциядә һәлак булган

news_top_970_100
Шагыйрь Әнгам Атнабаевның якын туганы махсус операциядә һәлак булган
ufa.kp.ru

Украинадагы махсус операциядә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның якын туганы Зөфәр Атнабаев һәлак булган. Танылган галим, инженер Зөфәр Атнабаев белән хушлашу мәрасиме кичә Уфада узган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

62 яшьлек Зөфәр Атнабаев – шагыйрьнең бертуган энесе Мәгъдән Атнабаевның улы. 1961 елда Тәтешле районы Иске Күрдем авылында дөньяга килә.

1983 елда мәктәптә физика укытучысы булып эшли башлый. 2 айдан Совет Армиясе сафларына алына. Әфган сугышында катнашып, үзенең хәрби бурычын үти.

Зөфәр Атнабаев үзенең 35 ел гомерен нефть өлкәсен үстерү һәм камилләштерү эшенә багышлый. Мәскәү, Санкт-Петербург, Себер фәнни институтларында инновацион проектлар эшләү белән җитәкчелек итә. 2007 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

Талантлы галим һәрвакыт үз иленең патриоты булган. Яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар биреп, Башкортстан Республикасы «Патриот» паркында хәрби эш һәм тактик әзерлек буенча инструктор булып эшләгән, – диелә хәбәрдә.

 

Фото: © https://vk.com/kiradm2017

 

Фото: © https://vk.com/kiradm2017

 

Фото: © https://vk.com/kiradm2017

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100