Сафонов фамилияле спортчыны беләсезме сез? Юк, мин «ПСЖ» футбол командасы һәм Россия футбол җыелма командасының капкачысы – Матвей Сафонов турында түгел, ә «Ак Барс»ның экс-һөҗүмчесе Илья Сафонов турында сүз алып барырга телим. Мин – «Ак Барс» җанатары, КФУ студенты Искәндәр Зиннуров.
Кем ул Илья Сафонов? «Ак Барс» белән ничек бәйле?
Илья Сафонов тумышы белән Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәреннән. 17 яшендә ул Мәскәү өлкәсенең «Витязь» командасыннан Казанга күченә һәм «Ак Барс» системасындагы командалар өчен чыгыш ясый башлый. Башта – «Ирбис», аннары – «Барс», ә «Ак Барс» өчен 2020 елның 6 сентябрендә дебют уенын үткәрә.
Ул «Ак Барс» та 5 ел буена үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Аның позициясе – «центральный» һөҗүмче. Шуңа күрә ул күп очракта капка каршыннан голлар кертә иде. Теге елны ул «АК Барс» өчен 16 алка кертте. Кызганыч, шушы биш елда ул Гагарин кубогына ия була алмады. 2021 елгы НХЛ драфтында аны 6 нчы раундта гомуми 172 нче номер астында «Чикаго Блэкхокс» клубы сайлап алды. Соңрак Сафоновның уенчы хокукларын алар икенче НХЛ командасы «Ванкувер Кэнакс»ка тапшырдылар.
Фото: abbotsford.canucks.com
НХЛга бару тарихы
2026 елның июнендә Илья Сафонов «Ванкувер Кэнакс» белән бер еллык ике яклы контракт төзеде. Килешүдә мөһим пункт бар: әгәр Сафонов төп команда составына эләкмәсә, ул «Ак Барс»ка кайтырга мөмкин. Башта аны «Абботсфорд Кэнакс» (АХЛ) фарм-клубына җибәрделәр, анда ул 9 матч үткәрде һәм 3 очко җыйды (0 гол һәм 3 пас). Алкалар кертә алмады. НХЛда уйнаучы «Ванкувер Кэнакс» командасы өчен бер уен да үткәрмәде.
Нигә болай килеп чыкты соң?
Анализлап китик. Команданың баш тренеры Мэнни Малхотр Сафоновны мактаган иде: «Сафонов үзеннән нәрсә таләп итүләрен аңлый. Ильяның техникасы бик яхшы, ул тар киңлектә буш урын таба белә. Әгәр Сафоновта алка булса, ул безнең команданың уенын яхшырта, безне көндәшләр басымы астыннан чыгара». Бер яктан уйласаң, теге елгы сезонны НХЛ командалары арасында астан икенче урынны яулаган командада ничек Илья Сафоновка урын табылмады соң?!
Минемчә, монда гаеп команда да, аның тренерларында гына түгел, беренче чиратта – уенчының үзендә. Әлбәттә, НХЛда төп командада уйнарга мөмкинлек тиз генә бирелми. Андый очраклар сирәк, аның өчен хоккей сәләте белән туарга кирәктер (Овечкин, Малкиннар булырга). АХЛга төшергәч, ул үзендә булган бөтен сәләтен, көчен күрсәтергә, тренерларга исбатларга тиеш иде. Зур максатларга бер көндә генә ирешеп булмый.
«Ак Барс»ның экс-тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов әйтмешли – «Бары тик намуслы хезмәт!» Татар халкы «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» ди бит. Мин хәзер берничек тә хоккейчыны тәнкыйтьләргә теләмим. Америкага килүгә НХЛда уйнау мөмкинлеге 10 хоккейчы арасыннан берсенә генә эләгәдер.
Әлбәттә, монда «Ванкувер Кэнакс» командасы җитәкчеләренә дә сорау туа: нигә бер генә булса да, мөмкинлек бирмәделәр? Берәр көчле, өске урыннарда баручы команда составка алмаса, әле мин мин аңлар идем. Әмма аутсайдер команданың Илья Сафоновны уйнатмавы начар. «Ванкувер Кэнакс» НХЛ Көнбатыш конференциясендә 20 уеннан соң, 7 очко белән соңгы урында бара.
АХЛда 11 ноябрьдәге уенга Илья Сафонов составка эләкмәде. Күп кенә журналистлар фикеренчә, Илья Сафонов, Казанга кайтып, «Ак Барс» белән 3 елга контракт төзиячәк.
Җанатарлар фикере
Илья Сафонов нигә АХЛ, НХЛда яхшы уйнап китә алмады? Бу хакта мин таныш-белеш «Ак Барс» җанатарлары белән дә сөйләштем.
Казаннан Илдар абый Зиннуров: «Төньяк Америка хоккее югарырак тизлекләр, башка темп һәм тактика белән аерылып тора. Сафоновка бу чынбарлыкка күнегергә туры килде. Озак вакыт нәтиҗәле эш тә күрсәтә алмады. Бәлки, инглиз телен белмәве дә комачаулагандыр» – диде.
Чаллыдан Наил Ярмиев: «НХЛ, АХЛда уен мәйданы кечрәк, югарырак тизлектәге матчлар. Минемчә, Сафоновка нәкъ менә тизлек һәм физик көч җитмәде», – диде.
Фото: ak-bars.ru
Илья Сафоновның «Ак Барс» ка кайтачак дигән хәбәре Казан командасы өчен яхшы хәбәрме?
Минемчә, әйе. «Ак Барс» командасы хәзерге вакытта үзәк һөҗүмчеләргә кытлык кичерә. Өстәвенә, Сафонов «Ак Барс» тренерлары, тактика, биремнәре, хоккейчылары белән таныш. КХЛда да 5 ел уйнагач, аңа ияләшергә озак вакыт кирәкмәс, дип уйлыйм. Контракт төзү, «Ак Барс» өчен бик яхшы вакыйга булыр кебек.
Соңгы уенда Уфаның «Салават Юлаев» командасын җиңгәч, «Ак Барс» командасының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин пресс-конференцияда журналистның Сафонов кайтуы турындагы соравына: « Бу команда өчен яхшы яңалык, Илья өенә кайта, тренерлар штабының хоккейчылар алдына нинди бурычлар куйганын аңлый, бу безгә аның белән эшләргә өстәмә җиңеллек бирәчәк», – диде.
Минемчә, Сафонов бу очракта чит илне күреп, тәҗрибә туплап кайта. Башка лигада, икенче хоккейчылар белән сынашты. Әлбәттә, НХЛда уйнау мөмкинлеге аңа тәтемәде һәм бу «незакрытый гештальт» булып кала. Илья Сафонов кабат НХЛга эләгерме? Дебют уенына чыгармы? Инде яше дә бара. Минемчә, мондый мөмкинлек башка булмас инде, әмма беркайчан да өметне өзәргә ярамый.
Бүген Илья Сафонов Казанга кайтып җитте. Ул 3 ай гаиләсе белән күрешмәвен, нык сагынганын белдертте. Казан җанатарлары өчен Сафоновның кайтуы бик сөенечле хәбәр. Без инде зарыгып Илья «Ак Барс» данын яклап янәдән «Татнефть Арена» бозына чыгуын, «Ак Барс» командасы белән чемпион калуын, Гагарин Кубогын отуын көтәбез.
Илья Сафоновка карьерасында бары тик уңышлар, яңа үрләр яулавын теләп калабыз!