"Сафлык" салаты рецепты
"Әлмәт таңнары" газетасыннан "Сафлык" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: редиска, кыяр, яшел суган, укроп, салат яфраклары, катык яки кефир, тоз, борыч.
Редис һәм кыяр, яшел суган, укроп һәм салат яфракларын да турарга кирәк. Барысын бергә бутарга, тоз, борыч өстәргә. Кефир яки катык белән яңадан болгатырга.