«Сафлыгым белән бергә яшьлегемне дә югалттым»
Шәһәр паркында кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нинди язмышлы кешеләр белән танышмыйсың. Алар арасында бер ялгызы гомер итүче таякка таянган әбиләр, эчүгә сабышкан ирләр (ә иң кызганычы — шундый хатын-кызлар очрый).
Хәер, андыйлар белән паркта озаклап сөйләшеп утырырмын дип уйламаган идем. Ялгыш кына туры килде шул. Ялгыш кынамы икән?..
Эштән соң парк аша кайтырга булдым. Шәһәрчеләр ничек яши икән, дигәндәй эскәмиядә үткән-барган кешеләрне күзәтәм. Шулчак минем кызыксынуыма аптырапмы, бер ханым яныма килеп утырды. Мин аны-моны эндәшмичә карашымны икенче якка төбәдем. Үзеннән бик начар сасы ис аңкыган бу ханым беренче сүз катты:
— Кемне көтәсез? — дип сорады. — Паркта кеше бигрәк күп име?
— Әйе, — дип инде торып китәргә әзер идем. Урамда кемнәр генә очрамас, яхшы чакта котылыйм, дим, әмма никтер торып китәргә ашыкмадым. Сәләмә генә киемле бу ханым ялварулы тавышы белән эндәшеп куйды:
— Сез бик яхшы кешегә охшаган. Егерме сум гына бирә алмассызмы? Үтенәм… — дип пычрак учын сузды.
— Сезнең кебекләр хәзер шәһәр тулы, акчаны эшләп алырга кирәк, — дип үземне дорфа тоттым. Соңгы арада чыннан да адым саен хәер сораучылар очрап тора — кайсы алдакчы, кайсы чынлап мохтаҗ икәнен белмәссең! Бу ханымның сүзләре дә мине ышандырмады.
— Минем сезгә язмышымны сөйлисем килә, — диде ул минем ышанычымны акларга теләп. — Тыңларга вакытыгыз булса, — дип якынрак утыруымны сорады.
Кыскасы, Наилә ханым белән без әнә шулай танышып киттек. Ул сөйләгән язмыш сезнең өчен ни дәрәҗәдә гыйбрәтле булыр — белмим, әмма мин ахырдан күз яшьләремне тыя алмадым. Шул мизгелдә һәр хатын-кызның да бәхеткә ирешүен теләп дога кылдым…
— Мин сезгә карт булып күренәмдер. Йөземдәге җыерчыклар, өстемдәге киемнәр шулай картайтадыр инде мине. Ә күңелем белән мин әле дә уналты яшьлек саф, самими кыз бала… Кара әле, нишләп кызлар бигрәк тә шул яшьтә ялгыша икән ул? Нишләп мәхәббәтнең күзе сукыр була икән? Нигә мин шул бәндәнең кочагына атылдым икән?
— Аңлатыбрак сөйләгез әле, сүз сезне гашыйк иткән егет турында барамы?
— Егет кенәме соң?!..
Унҗиде яшь тулгач, мин шәһәргә укырга кердем. Бер ел эчендә ияләнгәч, авылга кайту сирәгәйде. Шуңа күрә әти белән әнинең арасында чыккан тавыш-гауганы ишетми-белми идем. Хәер, аларның дус-тату булган көннәре сирәк иде, шуңа күрә минем исем дә китми иде. Мине шәһәрдәге дусларым һәм дискотекалар кызыксындырды. Авылга кайткач та, бары тик әби белән генә кеше төсле аралашырга өлгерә идем. Әнинең я кәефе булмый иде, я бөтенләй вакыты… Ярар, алдан ук әйтим инде — әти аның сөяркәсе барлыгын белеп алды. Һәм өйдәге тавыш бары тик шуның аркасында гына чыга иде.
Шуңа күрә унҗиде яшемне уздырырга Казанда калдым. Иптәш кызым белән төнге клубка барырга килештек. Ресторанда официант булып эшләгән акчага алган кыйбатлы күлмәкләребезне киеп, шәһәр «йолдызлары» булып клубка килеп кердек. Безнең әле мондый «зурлар» йөри торган клубка килгәнебез юк иде. Беренче тапкыр булгач, безгә шундый рәхәт һәм кызык тоелды — кулларыбыз үзеннән-үзе спиртлы эчемлекләргә үрелде. Ә ахырга таба сыйлаучыларыбыз да барлыкка килде — безне баштан-аяк күзәткән ике ир-ат билләребезгә сарылдылар. Ә безгә күңелле! Миңа кагылганы шундый назлы һәм хуш исле иде. Дус кызым белән сөйләшкәненең исемен Юрий дип хәтерлим, урыс булгандырмы, керәшенме…Ә мине сыйлаганы — Илдар. Алар да безгә кушылып эчтеләр һәм эчкән саен куллары күлмәк эченәрәк үрелде. Илдарның минем муеннарыма үрелеп колагыма нидер сөйләгәнен генә хәтерлим, ә аннары ни булып беткәнен күзләремне ачкач та искә төшерә алмадым. Мин таныш булмаган фатирда, зур караватта уяндым. Янымда кеше ятканын абайлап, юрган астын карасам — икебез дә шәп-шәрә! Оятымнан кычкырып җибәрдем һәм Илдарны уята башладым. Ә ул иркәләнеп кенә уянды да, мине үзенә тартып китерде:
— Матурым, иртә бит әле, ятыйк инде әзрәк, — диде.
Шулай итеп, мин күпме сакларга тырышкан сафлыгымны үземнән егерме яшькә өлкән ир-ат белән югалттым…
— Аннары ул сезне ташладымы?
— Юк, без Илдар белән очрашып йөри башладык. Дөрес, без сирәк күрешә идек, әмма аның белән һәр очрашуны сагынып көтә идем. Аның кебек назлый, ярата белүче ир-ат бүтән юк кебек тоела иде. Тоелган гына икән… Илдар белән бер ел яратышып йөрүебезнең чиге минем балага узуым белән тәмамланды. Ахыргы очрашуларда бөтенләй сакланмыйча, бер-беребезгә ышанып сөешә башлаган идек шул. Шулай итеп, парада утырганда күңелем болганып дәрестән йөгереп чыгып киттем. Озак кына югалып торгач, иптәш кызым хәлемне белергә керде. Аның әйткән иң беренче сүзе «Син балага узмагансыңдыр бит?» булды.
— Кит инде, юләр! Нинди бала турында сөйлисең син?! Тьфу диген! Ярамаган нәрсә ашадым бугай, — дип каршы килдем.
— Син чынлап әйтәсеңме, әллә мине юләргә саныйсыңмы? Йөзеңә чыккан бит — йөкле син, дустым!
Бу сүзләргә ышанмаска тырышсам да, тест барысын да сөйләп бирде — Илдардан бала көтүем ачыкланды. Табибка барып күренгәч, аборт ясатырга инде соң икәне билгеле булды. Хәзер ничек тә Илдарны сөендерергә, гаилә кору турында сүз башларга кирәклеген аңлый идем. Әмма күңеле сизгәндәй, ул очрашулардан кача башлады. Язган хатларыма гына түгел, шалтыратуларыма да җавап бирмәде. Ә вакыт бара, ул барган саен минем дә куркуым көчәйгәннән-көчәя иде.
— Әти-әниеңә бу хакта ничек әйттең соң?
— Әти белән әни аерылыштылар. Әти әниемнең хыянәтен кичерә алмады. Атна саен телефонына килгән мәхәббәт хатларын укып, авылда йөргән гайбәтләрне тыңлап тәмам өйгә кайтмас, әнине күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Әле өстәвенә мин «сөенечле» хәбәрләр белән кайтып төштем. Әни аш бүлмәсендә иде. Минем борчулы йөземнән бер-бер нәрсә булганын сизенепме, шундук чәй ясап бирде һәм каршыма килеп утырды. Әйдә, сөйлә, янәсе.
— Сөйләдеңме?
— Юк. Ышанасыңмы, әйтә алмадым! Аның болай да борчулы чагы — ире киткән, өстәвенә әнә «гулять итә» дигән хәбәр авыл буйлап таралган. Хәзер минем үзе яшендәге ир-аттан бала тапканымны белсә, исе-акылы китәр дип курыктым. Укуымдагы вак проблемаларны зурга санап сөйләдем, тырышып укып йөргәнемә ышандырдым. Ә бит теге аяктан егарлык хәбәрдән соң уку йортына аяк та атлаганым булмады. Барысы да вак эш булып күренә башлады. Хәзер миңа үземне карарга, баламны ирле килеш үстерергә кирәк иде.
— Илдар табылдымы соң?
— Табылды… Ничек кенә әле! Кичен әби белән мунча коенырга кердек. Ул мине кечкенәдән бирле карап үстерде инде, якын сердәшчемә әйләнде. Шуңа күрә аның белән ачыктан-ачык бар нәрсә турында сөйләшергә мөмкин. Ул үзе дә миннән сер сакламый иде. Шулай сөйләшеп утырганда ул әни турында сүз катты: «Кызым, әниең ниндидер ир белән чуала. Өйләнеп аерылган диме шунда. Атна саен бизәнеп-ясанып чыгып югала. Бер дә матур хәл түгел бу, авыл халкы каршында оят — урамга чыккан саен күршеләр шул хакта гына сөйләшә».
Мин әнинең кемедер барлыгын белә идем инде, бәлки әбигә хәзер генә билгеле булган дип моңа тыныч карадым.
— Әби, без аны нишләтә алабыз соң, әйт әле? Мине тыңлыймы ул, синең сүзгә колак саламы? Хәзер әти белән кире кушылмаячаклары көн кебек ачык бит. Өстәвенә ул ир аерылган дисең, йөрсеннәр инде яраткач. Менә оныгыңның туачак баласы турында уйла син! — дип мин әбигә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
— Әбиең ачуландымы?
— Ачуланып мәгънә калмады бит инде, дустым. Елады инде… Икәүләшеп еладык. Ләкин ул мине бер генә начар сүз белән дә сүкмәде дә, каты да бәрелмәде. Тормыш күргән кеше бит, миңа хәзер таянырдай кеше кирәк булуын сизгәндер, балакаем…
Без мунчадан чыгышка әни көзге каршында бизәнеп тора иде: өстенә затлы күлмәкләрен кигән, кып-кызыл помада сөрткән, аягында биек туфли…
— Әни, болай ясанып кая барасың? — дигән соравыма ул: «Кызым, син дәресләреңне карап куй яме, мин хәзер кайтам», — дип мәктәп баласы белән сөйләшкәндәй кыланды. Ләкин өстәлдә онытып калдырган телефоны минем бөтен язмышымны хәл итте…
Аш бүлмәсенә телефон шалтыраган тавышка чыктым. Әнинең телефонында «Җаным» дип язылган номер тора иде. Алдым һәм «Әни, чыгып китте ул, телефонын онытып калдырган» дияргә өлгермәдем, таныш тавышны ишетеп катып калдым.
— Матурым, ты скоро? Мин кичәге урында басып торам, — диде ир-ат тавышы. Мин эндәшми торгач, «Матурым?» — дип кабатлады. Һәм бу Илдар иде. Минем баламның әтисе, «гомерлек ярым» булырга тиешле Илдар иде…
— Ул сине таныдымы?
— Юк. Күрәсең, мин дәшми торган арада әни аның янына килеп җиткән иде. Ул телефонны өзде. Телефонны гынамы?! Минем ул мизгелдә җаным өзелгәндәй булды. Эчемне тоттым да идәндә сыгылып төштем.Акырып, бөтен кеше ишетелерлек итеп елыйсым килде — тавышым чыкмый, үзем идәнгә сугам — ичмаса, кулым авыртмый! Ә җан сызлый…Әбием мине күргәндә мин инде кеше рәвешендә түгел идем — елап шешенеп беткән бер кирәксез кыз идем. Хәер, кыз да түгел идем, ә хатын булырга әзерләнгән хыялый…
— Әбиең ни диде соң?
— Ул дәшмәде. Идәндә яткан телефонны күргәч, барысын да аңлады кебек. Хәер, аңлагандыр ул, аларның да бит яшьлегендә мондый хәлләр булган, үзе сөйләгән иде. Мин аның кулыннан тоттым да, баланы берәр нишләтүен үтендем: «Әби, минем ул кабәхәттән бала табасым килми. Ул моңа лаек түгел!» — дип ачыргаландым. Ул мине караватка алып барып салды. Икенче көнне тынычланыр әле дип уйлагандыр. Мин төнлә йокламадым, киемнәремне җыеп, таксига утырып шәһәргә киттем. Төнге икедә дус кызымның ишеген шакыдым…
— Ни булып бетте дип сорарга да куркам…
— Ул вакытта мин ниндидер адым ясарга курка идем. Шуңа күрә дус кызым янына бардым да инде, төпле киңәшне шул әйтер дип өметләндем. Ул таныш-белешләре аша миңа ярдәм итәргә ашыкты. Кулыма билгесез дарулар тоттырды, кешеләр белән очраштырды… Кыскасы, мин баламнан шулай «котылдым». Ул вакытта баламны югалту минем өчен эчемдәге авыр йөкне чыгарып ату белән бер тоелган иде. Мин — дөньядагы иң бәхетсез, кирәксез кеше халәтендә идем. Һәр ачылган ишеккә кереп, дөньядан, кешеләрдән югаласым килде. Яшисем килдеме? Юк, хәтта үземне дә күрәсем килмәде! Бер ягымда — мине тудырган газиз анам, ә икенче ягымда — миңа бала ясаган Илдар иде. Мин аларның икесеннән дә башка, хәер өчесеннән дә башка яшәүне сайладым.
— Аларның «мәхәббәт» тарихы ничек булып бетте?
— Илдар бер хатыннан икенчесенә күчә торган булып чыкты. Йөреп туйгач, әнине дә ташлады. Әни хәзер дөньяда юк инде…
— Ә синең…
— Тукта, тыңлап бетер, дустым. Тамагыма төер тыгылды, барысы да бүгенгедәй күзалдымда бит… «Ә синең?..» — дисең, минем тормышым рәткә килмәде — ни төпле ирем, ни балам булмады… Ул чагында мин инде үземне егерме яшькә өлкәнәйгән итеп хис иттем. Ә ул чыннан да нык авыр икән, дустым… Иртән уянасың да, янәшәңдә беркем булмаганын күрәсең һәм үзеңнең япа-ялгыз яшәгәнеңә тагын бер инанасың. Ни яраткан эшең, ни гаиләң, ни шатлыгың юк икәнен аңлау ялгыз кешенең гадәти көнедер. Менә мин дә шушы яшемә кадәр ялгыз. Бер ялгышлыгым аркасында ялгыз…
— Сезгә 20 сум нигә кирәк?
— Көн саен паркка чыгып акча җыям мин. Кеше рәтле яшәргә тырышасым килә, әлегә берничек тә булдыра алмыйм. Егерме сумнан булса да башлап карамакчы булдым инде. Кеше ышанмый бит ул.
— Наилә ханым, әйдә, миңа кунакка кереп чыгыгыз әле сез? Сезне бит Аллаһы Тәгалә егерме сум сорар өчен сынамаган. Сез гомер буе сыналыр өчен тумаган бит инде! Әйдәгез, бер кара яндырып чәй эчеп алыйк әле, ә? Мин дә сезгә үз язмышымны сөйләрмен, — дип аның җилкәсенә кагылдым. Бу юлы инде ул минем өчен хәер сораучы йөздән беренче кеше түгел, ә сердәшчем һәм рухи ярдәм көтүче иптәшем — юлдашым иде…