Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәфкать туташы, стюардесса: Эльмира Кәлимуллина кайчандыр аниматор булып эшләвен әйтте

news_top_970_100
Шәфкать туташы, стюардесса: Эльмира Кәлимуллина кайчандыр аниматор булып эшләвен әйтте
социаль челтәрләр

Эльмира Кәлимуллина сторисларында үзенең аниматор булып эшләгән вакытлары турында сөйләгән һәм үзе әйтмешли, «100 ел элек булган вакытларның» фотолары белән бүлешкән. Җырчыны ул фотоларда нинди генә образларда күрмисең: шәфкать туташы да, стюардесса да, пионер да булган ул.

«Хәтерлим, 1 сәгать аниматор булып эшләгән өчен миңа 500 сум акча түлиләр иде. «Пирамида» дигән клубта 4 сәгать эшләгәнгә 1400 сум хезмәт хакы алдык. Шулай акча эшли алуым белән мин бик бәхетле идем. Чөнки кисәк кенә банкетлар саны кимеде.

Әлбәттә, мин моның вакытлы һөнәр икәнлеген белә идем. Ләкин мин бу эшне яраттым. Бу – кызыклы тәҗрибә, иҗат, фантазия иде. Һәр образга ниндидер фишкалар, истә кала торган фразалар уйлар таптык. Акча ягыннан ирекле булу, әти-әнидән сорамау да бик әйбәт иде. Дәүләт чараларыннан аниматорлыкка күчү – кискен күчеш булса да, мин бу тәҗрибәгә шат», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100