Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәфкать туташы Эльвира фронтта: «Әни кеше буларак мондый югалтуларны кабул итә алмыйм»

news_top_970_100

Башкортстанның Караидел район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Эльвира, Россия Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, 2023 елдан «Башкортстан» мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында хезмәт итә. Бу хакта «Башинформ» яза.

Махсус операциягә киткәнче, Эльвира «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләгән. Илдә махсус операция игълан ителгәч, ул башкорт табиблары бригадасы белән Красный Луч (ЛНР) хастаханәсенә берничә килә. Берничә хезмәт сменасы эшләгәннән соң, хәрбиләр белән махсус операция бурычларын үтәргә әзер булуын аңлый.

«Фронтта да – мин Башкортстанда башкарган эш. Бары тик шартлар гына үзгәрде. Мин махсус операциядә яңа күнекмәләр алдым, миңа һөнәремдә киләчәктә дә үсәргә ярдәм итәчәк бәһасез тәҗрибә тупладым. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен гаҗәпләндерү яки куркыту авыр. Әлбәттә, гел хәрби машиналар күреп торган җирдә эшләвемне аңлыйм, беспилотниклар очуы гел ишетелә, минем янда хәрби кием кигән һәм корал тоткан кешеләр бик күп. Күрәсезме, мин дә хәрби киемнән. Әмма без яраланган хәрбиләргә ярдәм иткәндә, тирә-яктагы куркынычлар турында уйлаудан туктыйбыз. Безнең алда бер генә бурыч – кеше гомерен саклап калу», – дип сөйли «Луна».

«Безнең өчен иң зур бүләк – авыруны җиңеп, аякка баскан һәм, җиңүне якынайту өчен, хәрби иптәшләре янына кире кайтырга әзер булган сугышчыларның сүзләре. Әмма безнең өчен иң куркынычы – үзебезнең хәрбиләрнең һәлак булуы. Әни кеше буларак, мин мондый югалтуларны кабул итә алмыйм. Бу – минем өчен бик авыр мизгел. Әмма: «Булды, мин арыдым, өйгә кайтасым килә», – дип беркайчан да әйткәнем булмады. Мин нәрсәгә килүемне аңлап килдем һәм үз юлымны ахыргача дәвам итәчәкмен», – дип сөйли хәрби.

Узган атнада Эльвира һәм аның Әхмәт Дәүләтов исемендәге медротадагы хезмәттәшләре Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белән очрашкан. Министр белән очрашудан соң Эльвира «Башинформ»га үзен өендә әнисе, ире һәм балалары көткәнен сөйләде. Гаиләсе аны өчен кайгыра, әмма аның бу адымын аңлыйлар.

«Хәзер, Оборона министрлыгы белән килешү төзергәме-юкмы, дип уйланган хезмәттәшләремә шуны әйтәм: бернәрсәдән куркырга да һәм ниндидер куркыныч әйбергә әзерләнергә дә кирәкми. Карар уйланылган булырга тиеш, бу – бик җаваплы адым. Донбасста ниләр майтарылганын һәм безнең ирләрнең нәрсә хакына монда булуын бөтен кеше дә белә. Алар яралана, дошманның минометтан атуларыннан соң һәм беспилотниклар һөҗүменнән соң контузия ала. Алар – батыр һәм ихтыяр көчләре булган, Ватан сагына баскан кешеләр. Аларны сау-сәламәт кайтуын көтүче гаиләләре бар. Безнең бурыч – хәрбиләрнең мөмкин кадәр тизрәк тернәкләндереп, җиңүгә ирешеп, өйләренә кайтарырга тырышу», – диде Эльвира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100