Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәфкать туташы булып эшләүче Гүзәлия ханым туган көнендә вафат булган

news_top_970_100

Түбән Камада стоматология поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләүче Гүзәлия Абдуллина вафат булган. Түбән Кама Үзәк районы хастаханәсе сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Гүзәл ханым туган көнендә вафат булган. 17 августта аңа 49 яшь тулган. Хастаханә коллективы мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Гүзәл Абдуллина туган көнендә үлде. Кичә аңа 49 яшь тулды. Туганнары һәм дуслары өчен зур кайгы булды», диелә хәбәрдә.

Гүзәлия ханым 27 ел гомерен медицинага багышлый. 23 ел дәвамында Түбән Кама район хастаханәсенең стоматология поликлиникасында дәвалау-ортопедия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Аннары стоматология поликлиникасы район хастаханәсе составыннан чыккач та, хезмәттәшләр дус булып яши. Гүзәлия ханымны мәрхәмәтле, ачык һәм тормышны сөючән иде, дип искә алалар

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 август 2023
    Исемсез
    Иртэ киткэн яшь бит кайгыларын УРРТАКЛАШАБЫЗ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100