Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәфәр чыкканда укыла торган дога

news_top_970_100
Сәфәр чыкканда укыла торган дога
"Каләм" нәшрияте

Сәфәр чыкканда укыла торган дога

Кунакка, ерак җиргә яки бүтән бер шәһәргә, илгә ял итәргә барганда, Аллаһка тәвәккәл кылып, Аннан ярдәм сорап, юлга шушы доганы укып чыгарга кирәк:

Аллаһү әкбәръ, Аллаһү әкбәръ, Аллаһү әкбәръ! Сөбхәнәлләзи сәххара ләнә һәзә үә мә күннә ләһү мукъринин, үә иннә илә раббинә ләмүнкалибүн! Аллаһүммә, иннә нәс‘әлүкә фи сәфәринә һәзәлбирра үәт-тәкъүә үә минәл-гамәли мә тәръда. Аллаһүммә, һәүүин галәйнә сәфәранә һәзә, үәәтуи ганнә бүгдәһ! Аллаһүммә әнтәс-сахибү фис-сәфәри, үәл-халифәтү фил-әһли. Аллаһүммә инни әгүҙү бикә мин үәгсә‘ис-сәфәри, үә кә‘әәбәтил-мәнзари, үә сү‘ил-мүнкаләби фил-мәли үәл-әһли.

«Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Безгә моны буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра ала торган түгел. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга кайтачакбыз! Әй Аллаһ! Дөреслектә, без Синнән бу сәфәребездә изгелек һәм тәкъвалык, шулай ук Син риза булырлык гамәлләрне үтәүне сорыйбыз! Әй Аллаһ! Бу сәфәребезне безнең өчен җиңеләйт һәм аның ераклыгын безнең өчен кыскарт! Әй Аллаһ! Син бу сәфәрдә юлдаш һәм гаиләнең халифе. Әй Аллаһ! Дөреслектә, мин сәфәрнең авырлыкларыннан, күреп төшенкелеккә китерә торган нәрсәләрдән, мал һәм гаилә белән була ала торган барлык начарлыктан Сиңа сыенам!»

Кайтканда исә шушы сүзләргә түбәндәгене өстәп әйтергә кирәк:

Әйибүнә тә‘ибүнә габидүн, лираббинә хәмидүн

«Без кайтабыз, тәүбә итәбез, гыйбадәт кылабыз һәм Раббыбызны мактыйбыз!»

"Каләм" нәшрияте җыентыгыннан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100