«Хозур дин турында» телеграм-каналында сәфәрдә чакта намаз уку тәртибен аңлаталар.
Мосафир намазын укый алмыйча калдырса, ничә рәкәгать каза кылырга тиеш?
Сәфәрдә укылмыйча калдырылган 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгать итеп каза кылырга кирәк. Бу мондый кагыйдә буенча хәл ителә: «Намаз ни рәвешле фарыз кылынган булса, шул рәвешле каза кылына».
Сәфәрдә 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгатькә кадәр кыскартырга тиешле булганлыктан, мосафир мондый намазны калдырса, ул аны 2 рәкәгать итеп каза кылырга тиеш (Борханеддин Әбүл-Хәсән Әл-Мәргинәни, «Әт-тәҗнис вәл-мәзид»).