news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәфәрдә булганда укылмаган намазларны нишләтергә?

news_top
Сәфәрдә булганда укылмаган намазларны нишләтергә?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында сәфәрдә булганда укылмаган намазлар турында аңлатма бирелә.

Мосафир намазын укый алмыйча калдырса, ничә рәкәгать каза кылырга тиеш?

Сәфәрдә укылмыйча калдырылган 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгать итеп каза кылырга кирәк.

Бу мондый кагыйдә буенча хәл ителә: «Намаз ни рәвешле фарыз кылынган булса, шул рәвешле каза кылына».

Сәфәрдә 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгатькә кадәр кыскартырга тиеш булганлыктан, мосафир мондый намазны калдырса, ул аны 2 рәкәгать итеп каза кылырга тиеш (Борханеддин Әбүл-Хәсән Әл-Мәргинәни, «Әт-тәҗнис вәл-мәзид»).

Аллаһка яхшырак мәгълүм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар