
«Хозур дин турында» телеграм-каналында сәфәр аенда никах турында сорауга җавап чыкты.
Сәфәр аенда никах укытырга ярыймы?
Ярый.
Сәфәр ае башка айлар кебек үк гадәти ай. Ул — Аллаһ барлыкка китергән календарьның бер өлеше, һәм ул бәхетсез һәм куркыныч була алмый. Гомумән Исламда айларның бәла-каза китерүе белән бәйләнеше юк. Шуңа күрә сәяхәткә чыгу, өйләнү (никах укыту) яки бу айда яңа эш башлау өчен, бернинди дә киртәләр юк. Бу эшләрнең уңышы бернинди айга бәйле түгел, диелә хәбәрдә.
- Сәфәр ае белән бәйле ырым-шырымнар каян килеп чыккан һәм аларга ышанырга ярыймы?