Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«САФ» радиосы: «Ашыйсы, киенәсе килә башлаганда гына: «Бу бит акча китерми», дибез»

Былтыр балалар өчен татар телендә «САФ» радиосы эшли башлады. Радиода тәүлек буена балалар өчен татарча җырлар, татар классик музыкасы, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, татарча радиоспектакльләр, кызыклы яңа тапшырулар[MOU3] тыңлап була. Бүгенге көндә радионы финанслау мәсьәләсе көн кадагында.

news_top_970_100
«САФ» радиосы: «Ашыйсы, киенәсе килә башлаганда гына: «Бу бит акча китерми», дибез»
Салават Камалетдинов

«Тормышка ашмас хыял кебек иде»

Радионың җитәкчесе – Марат Галимов. Ул техник һәм оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алган. Алсу Галимова – проектның координаторы, баш мөхәррире, Гөлназ Гарипова-Дениз – әдәби мөхәррир, Чулпан Яркәева – музыкаль мөхәррир, Айгөл Хамматова – SMM белгеч, Алсу Хәбибуллина – PR белгеч, Зөлфәт Вәлиуллин – композитор. Таныш булыгыз, «САФ радиосын әлеге кешеләрдән торган иҗади команда әзерли. Шулай ук, радиода балалар редколлегиясе дә бар.

– Марат Галимов – сайтны, платформа мәсьәләләрен, барлык хыялларыбызны тормышка ашырган кеше, – ди әңгәмәдәшләрем Алсу Галимова, Гөлназ Гарипова-Дениз һәм Чулпан Яркәева. «САФ радиосын булдыру идеясе Марат һәм Алсу Галимовлар гаиләсендә ярала.

– Баланың тәрбиясенә, аның музыкаль зәвыгы, шәхес буларак үсүенә игътибар бирәсең, һәрьяклап сәламәт булуын телисең. Сөйләшә-сөйләшә, балама музыка кабызам, үземчә мохит тудырырга тырышам. Шулчак: «Ни өчен балама татарча классик музыка куймыйм соң?» – дигән сорау туды, – дип башлап җибәрде әңгәмәне Алсу Галимова.

– Радионың ике канаты бар: берсе – әдәби мөхәррир Гөлназ Гарипова-Дениз, икенчесе – музыкаль мөхәррир Чулпан Яркәева, – дип дәвам итте ул. – Без яшүсмер чакта «Сәләт» аланнарында таныштык. Чулпан апа белән элемтәгә кердем дә: «Чулпан апа, балаларга татар классик композиторлары әсәрләр язгандыр, нәрсәләр язганнар?» – дип сорыйм. Ул вакытта: «Радио эшләтеп җибәрмәкче булабыз!» – дип, авыз тутырып әйтергә базмадым. Радио эшләтеп җибәрү – тормышка ашмас хыял кебек иде. Кияүгә чыгу – берни түгел, аннан соң яшисе бар, дип шаярып әйтүчеләр бар. Шуның кебек, радионы ачып, эшләтеп җибәрү – зур хезмәт. Шуны аңларга кирәк: радио тәүлек буе эшли.

Чулпан апа – шулкадәр кызыклы шәхес. Ул музыка һәм әдәби юнәлешләрне бертигез дәрәҗәдә белә, шушы өлкәләрдә тәрбияләнгән. Радионың икенче канаты булырга тиешле кеше – нәкъ ул! – диде Алсу Галимова.

Сүз уңаеннан, Чулпан Яркәева – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов һәм озак еллар Татарстан китап нәшриятында эшләгән Халисә Фәйзрахманованың кызы, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә декрет ялында, 3 бала анасы.

– Безнең барыбызның да бу өлкәдә белемнәре аз, – дип дәвам итте Алсу. – Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхинның балалар өчен язылган махсус әсәрләре бардыр. Чулпан шунда ук: «Барысы да бар, эзләргә, табарга гына кирәк, карарбыз», – диде. Шулай итеп, музыкаль базаны формалаштыра башладык.

«Бәбиләребез дә шушы радионы тыңлап үсә»

– Гөлназ Гарипова-Дениз – әдәби мөхәррир. Ул атналык җәдвәлне (расписание) төзи, шулай ук бик зур эш башкара. Радио тыңлаучыларга һаман бер үк тапшырулар, җырлар тыңлап утыру – кызык түгел. Фонотеканы тулыландырып, төрлеләндереп торабыз. Гөлназ апа әдәби фондны карап, барлап тора.

Чулпан апа белән Гөлназ апа – радиобызның сәнгать советы вәкилләре. Радиога килеп эләккән һәр җыр, һәр әдәби әсәр аларның «иләкләре» аша уза.

Гөлназ апаның бер уңай ягы бар: аңа тормышка аша алмас хыялларны сөйләгәндә дә, ул: «Эшлибез!» – дип әйтә. «Эшли алырбыз микән?» – дигәндә дә: «Ник эшләмәскә, эшлибез!» – дип кырт кисә, – ди Алсу Галимова.

Әңгәмәгә Гөлназ апа да кушылды:

– Сынау режимында радио узган ел 1 февральдә эшли башлады, 1 июньнән җәмәгатьчелеккә хәбәр сала башладык. Әйдә, «сетка»ны ясап карыйбыз, дидек. Утырдык та эшләдек. Радиода тапшырулар әзерли башлаганчы, аны музыкаль һәм әдәби өлешкә бүлгән идек. Чулпан үзенең музыкаль базасын тулыландыра башлады, ә мин – әдәби базаны. Ул вакытта Татарстан китап нәшрияты яздырган әсәрләр бар иде, алардан сайлап, сорап алдык. Алырга рөхсәт иттеләр. Авторлык хокуклары мәсьәләсе бар, әмма кешеләрнең: «Балалар өчен, әлбәттә, кулланыгыз», – диюләре бик сөендерә. Композиторлар белән сөйләшкәндә дә төрле җаваплар ишеттек. Нигездә, алар бу мәсьәләгә уңай карады, – ди Гөлназ Гарипова-Дениз.

Чулпан Яркәева дәвам итте:

– Музыкаль һәм әдәби өлешләр бик табигый башланып китте. Алсу белән дә музыкаль база турында сүз алып барганда төгәл сөйләшеп куйдык: «Әйдә, шулай эшлик, жанрларга бүләргә кирәк. Балалар өчен музыкаль материалны тәртипкә салып тәкъдим итәргә кирәк», – дигән фикергә килдек. Хәзерге музыкаль юнәлешебез 1 ел эчендә формалашты.

Безгә көнне бүләргә, җәдвәл ясарга кирәк иде. Мәсәлән, көн дәвамында классик музыка гына яңгырап торса, дөрес булмас иде. Академик форматтагы музыка да баланың колагына ятышлы булырга тиеш. Әйтик, Нәҗип Җиһановның катлаулы симфониясен тыңлый башласа, бала аны аңламаячак. Аны олылар да аңламый! Радионың эчтәлеге белән мәш килгәнебезне күзәткән Марат киңәшләрен биреп торды: «Балалар өчен авыррак булмасмы?» – диде. Нәниләрнең дә үз вакыты, үз җырлары була. «Кайда минем уң кулым, кайда минем сул кулым?» җырын яшүсмер бала тыңламый. Безнең «Бөрлегән» дигән сәхифәбез бар, нәни балалар өчен матур, тәти җырлар куябыз без анда. Бу әни булу тәҗрибәсеннән чыгып та эшләнә, чөнки бәбиләребез дә шушы радионы тыңлап үсә.

«Сезнекеләр бииме? Тыңлыймы? Кабул итәме?» – дип, бер-беребездән сорашып тордык. Аннан соң, заманча музыкасыз да булмый. Эстрада җырларыннан олыларныкын да, балаларныкын да куябыз. Шул ук вакытта альтернатив музыканы да тәкъдим итәбез. Альтернатив музыканы эфирга куяр алдыннан икеләтә фильтр ясыйбыз. Без гел бер төрле генә эшләү яклы түгел.

Композиторларның да төрлесе бар

«САФ – киңкырлы радио, ләкин аны әле камилләштерәсе бар, – ди Чулпан Яркәева – Радио эшли башлаганнан ук кызларга сәнгать советы булдырырга тәкъдим иттем, чөнки ул – элек-электән радиокомитетларда формалашкан традиция. Сәнгать советында радионы уйлап табучы һәм эшләтеп җибәрүчеләр, әдәби һәм музыкаль мөхәррирләр бар. Барыбыз да теге яки бу музыкаль, әдәби әсәрне тыңлыйбыз, фильтрдан үткәрәбез, шуннан соң гына ул эфирга чыга.

Балалар өчен язылган теге яки бу музыкаль әсәрне эфирда яңгыратыр өчен композиторларның үзләренә мөрәҗәгать итә башладык. Хәзерге заман композиторлары да, элегрәк язганнары белән дә элемтәдә торабыз. Моннан тыш, үземнең шәхси архивым бар. Авторлык мәсьәләләренә килгәндә, бу четерекле мәсьәләне юридик яктан да хәл итәбез. Композиторларның да төрлесе бар. Кайсыдыр кире какты: «Юк, үзебезнең әсәрләрне бирмибез», – диделәр. Яңгырасын гына, дип торган, безнең белән дус мөнәсәбәттә булганнары да бар.

Радионың йөзе булган – кыска гына 20-30 секундлык музыкаль мотивлар да бар. Ул джингл дип атала. Шулай итеп, Зөлфәт Вәлиуллин дигән композитор белән элемтәгә кердек. Ул безнең якын дустыбызга әйләнде. Милләтпәрвәр, талантлы, киң күңелле кеше. «САФ радиосы музыкаль-агарту форматында эшли. Джингл да шуңа туры килергә тиеш иде, Зөлфәткә җырлап аңлатам. Зөлфәт безгә нәрсә кирәген аңлап, кирәкле материаллар эшләп бирде. Беркайчан да: «Зөлфәт, бу безгә туры килми бит», – дип әйткән булмады, – диде Чулпан апа.

Алсу Галимова:

– «САФ – беренче татар телле балалар радиосы булгач, терәк булырлык радиолар юк. Барысын да үзебезгә уйлап табарга, эшләргә туры килде. Бер яктан, бу – бик яхшы. Иҗат өчен барлык мөмкинлекләр ачык кебек. Ә икенче яктан, ул дәүләт радиосы түгел, финансы булмаган радионы көн саен яшәтү, яңалыклар уйлап табып тормышка ашыру бер дә җиңел эш түгел. Уникаль җәдвәлебез барлыкка килгәнче күп хезмәт иттек.

Гөлназ Гарипова-Дениз:

– Баштан җәдвәлне 5 өлешкә бүлдек: «хәерле иртә», «хәерле көн», «хәерле кич», «хәерле төн» һәм «Җир әйләнә». Һәр блокта төрле материаллар тәкъдим ителә. Иртә белән яңгыраган музыка кич белән кабатланмый, иртән көнебез шигырь уку белән башланып китсә, аннары кыска хикәяләр, шигъри әкиятләр белән дәвам итә. 9+ яшүсмерләр өчен озын хикәяләр уку сәгате кич була. Аны олылар да, әти-әниләр дә тыңлый ала.

Балалар өчен язылган әсәрләрне генә алабыз, дип әйтү дә дөрес булмас иде, чөнки без алар арасыннан да сайлыйбыз. Һәр сүзгә бәйләнәбез, дисәм дә була. Ялгыш якка кертеп җибәрә торган әңгәмәләр юкмы, дип тикшерәбез. Бу сүз безгә туры килми, дип, күп кенә шигырь-хикәяләрне төшереп калдырган очраклар булды. Шик-шөбһәле[MOU9] , каршылыклы фикерләр тудыра торган әсәрләрне алып куярга тырышабыз.

Җәүдәт Сөләйманов принцибы

Алсу Галимова «Сәләт»нең җитәкчесе, остазы Җәүдәт абый Сөләймановның «Начарлыктан этәрелеп түгел, ә яхшыга омтылып», – дигән принцибын үзләренә маяк итеп куйган. Алар матур үрнәктән чыгып эш итәргә тырышуларын, әлеге принципның канга сеңүен яшерми.

Алсу апа белән Чулпан апа бүгенге көндә декрет ялында булсалар, Гөлназ апа Төркиядә яши.

– Төркиядә яшәп, онлайн дәресләр алып барам, – ди Гөлназ Гарипова-Дениз. – Ирем, улым бар. Радионы эшләтеп җибәргәч, беренче 3 айда колакта гел радио яңгырый иде: тәүлек буе үзебез тыңладык. Кая барсам да, колакчында радио яңгырады. Ял иткәндә дә көннәр, төннәр буе тыңлап йөрдек. Бу эшне бик яратып башкарабыз, ул эшкә, авырлык китерә торган эш, дип карамыйбыз. Яратудан тугач, радио эшчәнлеге дә яратып башкарыла. Ашыйсы килгән вакытта, киенәсе килә башлаганда гына: «Бу бит акча китерми», – дибез.

«Балалар өчен сәнгатьле генә уку кирәкми»

Алсу Галимова:

– Ирем Марат Галимов – it өлкәсендә белгеч. Сайтны ул тулаем үзе эшләде. Хәзерге вакытта сайтны яңарту белән шөгыльләнә. Инде 1 ел эшләү дәверендә сайтта урнаштырырга теләгән сәхифәләребез барлыкка килде: «САФ музыка», «САФ әдәбият», «САФ Рамазан», «САФ сөйләм», «САФ һавада», «Укымыш» һ.б.

Радиода балалар тавышы аз иде. Шуннан «Саф сөйләм» дигән бәйге үткәрергә булдык. Балалар үзләре яраткан әдәби әсәрләрне укып, аудиога яздырып җибәрергә тиеш иде. Шушы бәйгедә без балалар белән таныштык, әйтик, Мәдинә Әхмәтшина инде хәзер үзе «Хайваннар дөньясында» дигән тапшыру алып бара. Безгә килеп кушылганда, бу балага 5 яшь иде. Хәзер аңа – 6. Ул әлегә йөгерек укый белми. Тапшыруны яздыру өчен, сүзләрне яттан өйрәнә. Аннан соң бер хатасыз тапшыруны яздырып җибәрә.

Узган ел Татарстан Милли китапханәсендә 2 тапкыр «Укымыш» дигән китап уку бәйрәме үткәрдек. «Укымыш» бәйгесендә балалар белән төрле әсәрләр укыдык. Кызыклы, танылган шәхесләрне чакырып, алар безгә әдәби әсәрләр укыды. Күп бала җыелды. Ике чара да матур остаханә үткәрү белән тәмамланды. Чараларга да кемнәрне чакырып була – шуларны барлыйбыз. Беләсезме, һәр кеше әсәр укый белә кебек. Әмма нәкъ менә бала күңеленә үтеп керерлек итеп һәр кеше укый белми икән. Бу – безнең зур ачышларыбызның берсе.

Гөлназ Гарипова-Дениз:

– Безнең өчен балалар роленә кереп, кызыклы итеп укый белүчеләр кирәк. Кайбер кеше, микрофонны күргәч, матур, сәнгатьле итеп укый башлый, каушый. Балалар өчен сәнгатьле генә уку кирәкми. Балаларның дәрәҗәсенә «төшеп» уку зарур.

Алсу Галимова:

– Кызыгып һәм кызыктырып. Шул ук вакытта артист булмаган теге яки бу шәхеснең талантлары барлыгын да ачыкладык. Монысы да безнең өчен яңалык булды. Мәсәлән, Тимур Сөләйманов. Узган ел Татарстанның Яшьләр эшләре министры булып эшли иде. «Кәҗә белән сарык» әкиятен мини-спектакль итеп укыды. Тукай ишетсә, Тукайның үзенә ошар иде!

Педиатрия доценты, балалар табибы Илдус Лотфуллин да әдәби әсәрләр укыды. Ул – татар әдәбияты белән кызыксынып бара торган кеше. «Безнең табиб» дигән тапшыруны да ул алып бара. Чын педиатр! Балаларга юлын таба белә. Тапшыруны әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә алып бара. Мәсәлән, балалардан: «Ә маңка ни өчен борынга керә?» – дигән сорау килде. Илдус Җәүдәтович балаларның сорауларына да җавап бирә, әти-әниләр өчен, мәсәлән, гаилә аптечкасында нинди дарулар булырга тиеш һ.б. сорауларга да җавап бирә. Гомумән, Илдус Җәүдәтович белән аралашу тансык. Аның вакыты бик тыгыз.

Гөлназ Гарипова-Дениз:

– Тапшырулар формалашып, алып баручылар билгеләнде. Көн дәвамында 4 тапшыру сәгатебез бар. Тапшырулар вакыты: 7.30, 11.00, 16.00 һәм 21.30 сәгатьтә. Ә башка сәгать киңлекләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен тапшыруларны «Җир әйләнә» сәхифәсендә 02.00 һәм 04.00 тә куябыз. Әйтүемчә, тапшыруларны, әсәрләрне кабатламаска тырышабыз.

Төп казаныш

«САФ радиосы 1 ел дәвамында радио тыңлаучылар белән якыннан таныш булу өчен, төрле мәйданчыкларда чаралар үткәрәләр. Соңгыларның берсе – «САФ музыка» проекты. Бу көннәрдә радионың PR белгече Алсу Хәбибуллина «Үз телем» бәйгесендә грант яклады. Тиздән, әдәби фондны тулыландыру максатыннан, әдәби әсәрләр яздыра башлаячаклар.

– Төп казанышыбыз – югары дәрәҗәдәге белгечләрдән торган иҗат төркеме, – дип билгеләп үтте Алсу Галимова. – Радио интернет киңлекләрендә генә эшләсә дә, татар дөньясында балалар өчен бу – беренче радио. FM ешлыкка кайчан чыгасыз инде, дип бик еш сорыйлар. Дөресен әйтим: FM ешлыкка чыгу – зур мәсьәлә, аны җитәкчелектән башка хәл итеп булмас. Тыңлаучыларыбыз күп, географиясе дә киң. Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча радионың 23 меңнән артык уникаль тыңлаучысы бар. Ай саен уникаль тыңлаучылар саны уртача 2 меңгә артып бара.

Гомумән, проектны нинди генә өлкәдә һәм дәрәҗәдә тәкъдим итсәк тә, ул һәрвакыт хуплана. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка радио турында сөйләдек. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та безнең проектны күрде. Кулыбыздан килгәнне барысын да эшләдек кебек, тик тормыйбыз. Радионы да җитди дәрәҗәгә чыгарырга тырыштык. Әмма финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. Беренче финансланган проект – «САФ музыка» проекты. Без аның кысаларында үзебез хезмәт хакы эшләмәдек. Шулай да, ул зур мөмкинлекләр бирде, – ди Алсу апа.

«Без дә яшәрбез» җыры безнең буынга кайтаваз булып кайтты

Чулпан Яркәева:

– Музыкаль база тулыланганда, көймәбез комга килеп терәлде. Архивтан алган академик музыка бар, әмма ул яңартылмады, һаман бер үк материал шул килеш ятты. Алсу әйтә: «Балалар ул музыканы башкара бит, аларны студиягә алып барып яздырып булмыймы соң?» – диде. Була, аны бары тик эшләргә генә кирәк. Шулай итеп, «САФ музыка» – музыкаль базаны сыйфатлы музыка белән тулыландырырга ярдәм итте. Музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы балаларны туплап, алар классик һәм хәзерге заман композиторларының әсәрләрен яздырды. 100гә якын музыкаль язма кабул ителде, шуларның 63е профессиональ тавыш студиясендә яздырылды.

Балалар, иренмичә, Татарстанның ерак төбәкләреннән үз хисапларына студиягә килде. Мәсәлән, Әлмәтнең «Карлыгач» дигән этно коллективы язылды. Анда рус һәм татар балалары җырлый. Ансамбльдә гөслә, думбыра һ.б. уен кораллары бар. Шушы проект кысаларында студиядә «Без дә яшәрбез» дигән җырны яңартып яздырдык. Җырның авторларын – Ренат Харис һәм Резеда Әхиярова, элекке башкаручыларын Айдар Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова, Винера Ганиева, Асаф Вәлиев, шулай ук Артур Исламов, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев һәм башка кешеләрне чакырдык. Клипта 40ка якын кеше катнашты.

Клипны 1989 елда миңа 5 яшь булганда яздырдылар. Яздыру процессын күзәтеп тордым. Хәзер исә үзем дә катнаштым. Җыр безнең буынга кайтаваз булып кайтты. Әти-әнием – иҗат кешеләре. Әтием Айдар Фәйзрахманов эшемне хуплый. Декрет ялыннан соң кая эшкә баруым турында кайгырмый: «Радиоң бар бит инде», – дип кенә әйтә. Клипта да катнашты. Фикер-теләкләрен дә әйтеп тора.

Проектны Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә оештырып үткәрелде. Бу бит – яңа тәҗрибә һәм яңа мөмкинлекләр. Бер яктан бу – замана балалары арасында татар классик музыкасына карата кызыксынуны арттырырга, шул ук вакытта – безгә радионың фондын балалар башкаруында классик әсәрләр белән тулыландыру мөмкинлеге. Гомумән, радионың фондын даими тулыландыру – мөһим бурыч. Якын арада сайтыбызда ирекле фонотека булдырылачак. Һәр кеше сайтка кереп, яздырылган музыкаль композицияләрне тыңлый алачак.

Музыка мәктәпләрендәге балалар бу тәҗрибәне бик ошатты. Татар музыкасына, ниһаять, игътибар һәм яңа сулыш булды. Бу – балаларны кызыктыру, аларга мотивация бирү өчен дә шәп тәҗрибә. Алар: «Профессиональ студиядә тавышны яздырып, композицияне радиодан да тыңлап була!» – дигән фикердә. Кайбер балалар әлеге проект белән рухланып, хәтта татарча көйләр иҗат итә башлаган, – диде Чулпан апа.

Радионы саклап калыр булырмы?

Алсу Галимова:

– Проектлар хупланмый дип тә әйтеп булмый, ярдәм күрсәтәләр, шөкер. Әмма стабиль рәвештә килеп торган акчабыз юк. Командабыз, кызганычка, хезмәт хакы алмыйча эшли. Студиябез әлегә юк. Татмедиа җитәкчелеге безне кабул итте, хуплауларын әйттеләр. «Ике студия бар. Килегез, яздырыгыз», – диделәр. Бу – безгә шулкадәр зур ярдәм! Чөнки материалларны яхшы, сыйфатлы итеп яздыру кирәк. Алмаз абый Миргаязовка, Ризәлә апа Исмәгыйлевага рәхмәт, буш сәгатьләре килеп чыкса, йөгереп килеп җитәбез. Әмма тапшыру яздырганнан соң аны чистартасы бар бит. Тавыш яздыру режиссерына ихтыяҗыбыз биииик зур!

Студияләрне әйтәм, безне кабул иткән вакытта, алар берәрсен кертеп, акча эшли алыр иде... «Балалар, милләтебез хакына, кертегез инде», – дибез. Рәхмәт яугыры, бер тапкыр да караңгы чырай күрсәткәннәре булмады. Ярдәм итмиләр дип әйтергә телем борылмый. Һәркем ярдәм итәргә тырыша.

Әйе, татар телендә балалар телевидениесе ачылды, балалар каналы бар. Шуның кебек, FM ешлыкта татар телле балалар радиосы ачып җибәрсәләр, сөенер идек. Өметебезне өзмибез. Кайчан да булса, без дә шул дәрәҗәгә чыга алырбыз, дип уйлыйм. Беренче көннәр белән чагыштырганда, радио зур үсеш кичерде. Безнең иҗат төркеме – профессионаллар.

Иҗат төркемебезгә финанслау булса, әйтик, балаларыбызны бакчага йөртеп, аларга ризык сатып ала алырлык, чыгымнарны капларлык хезмәт хакы алып эшләсәк, хезмәтебез яңа сулыш алыр иде. Чөнки бу – лаеклы хезмәт хакы. Радио зур үзгәрешләрсез стабиль рәвештә эшләсен өчен дә иҗат төркемебезнең даими хезмәт итүе кирәк. Грантларда катнашабыз, әмма бу – проблемадан чыгу юлы түгел. Без катнашкан грантларның саны да шактый, катнашу да җиңү дигән сүз түгел әле. Безнең өчен бүгенге көндә 10 мең акча да – акча. Ә бүгенге көндә радио бюджетында 10 мең дә юк. Иҗат төркемебезгә хезмәт хакы түләнсә, үзебезнең студия булса, без канатланып иҗат итәр идек!

Радионы алга таба яшәтү өчен даими финанслау, башка шартлар кирәк. Өстәмә эш алмыйча булмый, чөнки һәркемгә яшәргә кирәк.

Яратмыйча, мондый проектны башкарып чыгып булмас иде. Бу – үзаңы булган татарларның эше. Замана яшьләре эшкә урнашканда: «Ничә сәгать эшлисе һәм күпме хезмәт хакы була?» – дип сорый. Һәм бу дөрес тә. Безнең иҗат төркеменә дөрес булмаган кешеләр җыелган. Без – энтузиастлар, табып карагыз тагын шундый кешеләрне!? – дип, мактана идем. Бүген бу сүзләрне кире алам. Әгәр дә радионы даими финанслау юлына бастыра алмасак, бу безнең бик зур югалтуыбыз булачак. Чөнки кешеләр, белгеч, шәхесләрне «әйдәгез инде, әйдәгез» генә дип эшләтү – дөрес әйбер түгел.

Гөлназ Гарипова-Дениз:

– Әдәби әсәрләрне яздыру эшендә артистлар, нәфис сүз осталары бик теләп ярдәм итә. Алар моны бушка эшли. Тапшыру алып баручылары да бушка сценарий яза, студиягә барып, икешәр-өчәр тапшыру яздыралар. Бик рәхмәтлебез. Алар булмаса, радио эшчәнлеге үсә алмас иде. Инде бөтен нәрсә бар. Тапшыруларыбыз да – уникаль. Кайдандыр нәрсәдер кабатлап бирмибез, үзебез иҗат итәбез.

Алсу Галимова:

– Радионы ачкан вакытта, сабыйларыбызга дөньяны ана телендә танып белү өчен мохит булдыру бурычын куйдык. Татар теле, әдәбияты, мәдәниятен генә түгел, гомумән, төрле өлкәгә кагылган тапшырулар эшлибез. Мәсәлән, «Табигать балалары» дигән тапшыру чыга. Аны биология фәннәре кандидаты Гөлнар Фәхруллина алып бара. Белгечләрне тапсак та, татарча сөйләшә белгәннәре сирәк. Ә бездә алар бар. Бу атнада «Кызыклы этикет» дигән яңа тапшыру чыга башлый, аны этикет буенча педагог, эксперт Әлфия Җәлилова алып бара. Татар телле белгеч булсалар да, тапшыруны алып бара белмәскә мөмкиннәр. Һәр тапшыру турында бик озак сөйли алыр идем!

«Сабыйлар» белән уртак проектыбыз – «Иманлы иртә» тапшыруы, Казанның Әхмәдзәки мәчете белән уртак проектыбыз – «Зиһенле шәкерт» тапшыруы, музыка уен корллары белән таныштыруга багышланган «Галиҗанәп моң» тапшыруы, татар яшүсмерләренең «Саф дөнья» тапшыруы, «Табигать балалары» тапшыруы, «Гыйлем» үзәге белән уртак проектыбыз – «Гыйлем илендә» тапшыруы, татар сәнгатенә багышланган «Асылзадә» тапшыруы, «Гаилә көндәлеге» тапшыруы, «Китап корты» тапшыруы, Казаныбызга багышланган «Казан хәзинәсе» тапшыруы, әти-әниләрнең яраткан «Кунакханә» тапшыруы, «Хайваннар дөньясында» тапшыруы, татар авазлары белән танышуга багышланган «Авазлар иленә сәяхәт» тапшыруы, «Гөлбакча» тапшыруы, «Sayдәш» тапшыруы, «Кояшка йөз белән» экологиягә багышланган тапшыру, «Һөнәрләр» тапшыруы...

Сүз уңаеннан безне кабул иткән студияләргә рәхмәтемне әйтим әле. «Теория», «Тәртип», «Риф рекордс», «Китап», «Yummy music» студияләре җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебез!

Инде бик тә көтеп алган вакыйга – «Әкият» курчак театры каршындагы аланда радионың беренче туган көнен бәйрәм иттек. «САФ һавада! САФ татарча!» дип исемләнгән балачак бәйрәме булды ул. Барлык тыңлаучылар, дуслар, балалар һәм аларның гаиләләрен чакырдык. Бәйрәмдә радионың иҗат төркеме, тапшыру һәм сәхифә алып баручылары, балалар редколлегиясе катнашты. Радиода яңгыраган җырлардан концерт, тапшыру алып баручыларыннан остаханәләр, күмәк уеннар, җанлы аралашу булды. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе район администрацияләре ярдәме белән үткәрелде. Шигем юк: бәйрәм балаларның да, олыларның күңеленә хуш килде!

  • Узган ел балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы эшли башлады. Аны интернетта saf-radio.ru сайтында тыңларга мөмкин. Радиода тәүлек буена балалар өчен татарча җырлар, татар классик музыкасы, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, татарча радиоспектакльләр һәм кызыклы тапшырулар яңгырый. Радионың тулы һәм дөрес исеме: «САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы. 1) саф – чиста, ихлас; 2) САФ (аббрев) – Сабыйларыбыз өчен Ана телендә Файдалы дус.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100